«Калеб»тә «Без – 41 ел балалары» фильмы буенча фикер алышу узачак

18 апрель көнне «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә «Без – 41 ел балалары» фильмын карарга һәм иҗат төркеме белән танышып, фильм хакында фикер алышырга чакыра. Тамашачылар белән очрашуга кинотасманың иҗат төркеме – «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссер Әмир Галиәскәров, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров киләчәк. Очрашуның модераторы – Айваз Садыйров.

«Калеб» – ул иҗат һәм дискуссияләр мәйданы. 1968 елда иҗат ителгән һәм татар әдәбиятына яңалык алып килгән әлеге әсәр буенча төшерелгән фильм татар кинемотографиясенә дә яңа сулыш өстәдеме? Классик әдәбиятны бүгенге заман яшьләренә фильмнар аша җиткерү ни дәрәҗәдә актуаль?

Иҗат төркеме, актёрлар белән фильмны төшерү тарихы, аның «эчке кухня»сы, прокаттагы язмышы, киләчәге хакында фикер алышу булачак.

Программада:

1. 17:00 – 18:10 – фильм карау.

2. 18:10 – 19:00 – актерлар, иҗат төркеме белән танышу, фильм хакында фикер алышу.

Керү ирекле.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий