«Калеб»тә «Без – 41 ел балалары» фильмы турында фикер алыштылар

«Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театрында «Без – 41 ел балалары» фильмын күрсәтте. Тамашачылар белән очрашуга кинотасманың иҗат төркеме – «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссер Әмир Галиәскәров, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, Илүсә Хуҗана, татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров килгәннәр иде.

«Нәкъ менә шушы әсәр буенча фильм төшерү идеясе кайдан барлыкка килде?» - дигән сорауга Миләүшә Ләбибовна, 10 ел элек, «Яңа Гасыр» телеканалында эшләгәндә, «Ак чәчәкләр» сериалыннан соң, үзалдына Мәһдиев әсәре буенча фильм төшерү максатын куюын әйтте. 

Тамашачылар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. 

Әңгәмә ике сәгатьтән артык дәвам итте. Беренче тапкыр тулы метражлы кинода төшкән яшь актерлар өчен бу чын уңыш. Алар да очрашу барышында сорауларга җавап бирделәр, үз хис-кичерешләре хакында сөйләделәр.

«Без – 41нче ел балалары» фильмы хәзерге вакытта Татарстан районнары һәм Казан шәһәре кинотеатрларында прокатта. Башкала халкын 5 майдан 11 майга кадәр «Мир» кинотеатрында көтеп калабыз.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий