Карачай-Черкес Республикасында Татарстан киносы көннәре

25 февраль-1 март көннәрендә Карачай-Черкес республикасының Черкеск шәһәрендә «Чарли» кинотеатрында «Бәллүр биеклек» милли кинофестивале уза. Аның программасында «Татарстан киносы көннәре» дә бар. Чараның тантаналы ачылышы 26 февральдә үтәчәк. Фестиваль беренче тапкыр оештырыла.

Фестиваль мәгърифәтчелек, эстетик һәм рухи миссияне үз эченә ала һәм Карачай-Черкес Республикасы үсешенә уңай өлеш кертәчәк, дип белдерә оештыручылар.

«Карачай-Черкес Республикасында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дөньякүләм танылган шәхесләр белән үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеге тудыручы кинофестиваль үткәрү идеясе белән күптән янып йөрдек.

Казанда Халыкара мөселман киносы фестивалендә кунак булып кайткач, без Татарстан киносы көннәрен Россиянең барлык төбәкләре дә күрергә тиеш, дигән карарга килдек. Черкессктагы игелекле, фикерли белән торган кешеләр яши. Республика халкы мондый әһәмиятле вакыйгадан канәгать калыр дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте «Чарли» ҖЧҖ директоры Валентина Бардунова.

Татарстан киносы көннәре программасына игелеккә, тынычлыкка һәм гаделлеккә өндәүче иң яхшы фильмнар сайлап алынган һәм иҗат төркемнәре белән очрашулар планлаштырылган.

Фестивальнең тантаналы ачылышы 26 февраль көнне 14:00 сәгатькә билгеләнгән.

«Татарстан киносы көннәре» фестивален ачу тантанасында режиссерлар Илдар Ягъфәров, Юлия Захарова, «Татаркино» бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, PR-бүлек җитәкчесе Лилия Кашапова, КЧР мәдәният министры Зураб Агирбов, «Чарли» кинотеатрының проект-менеджеры Юлия Хащина катнашачак.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий