Карачай-Черкес республикасында Татарстан киносы көннәре уза

«Чарли» кинотеатрында «Бәллүр биеклек» милли кинофестивале уза. Аның программасында «Татарстан киносы көннәре» дә бар.

Фото00114.jpg

«Бу безнең өчен мөһим вакыйга, Карачай-Черкес республикасы профессиональ кинога беренче адымнарын әле ясый гына. Пандемия вакытында да кино мәдәни ял итү урыны булып кала бирде. Бу өлкәдә Татарстан Республикасы белән алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез», - диде КЧР мәдәният министры Зураб Агирбов.

Татарстан мәдәнияте белән танышу өчен республикага сәяхәт итү мөмкинлеге булмаса, татар режиссерларының фильмнарын карарга мөмкин. Берничә еллар дәвам итүче проект шуны дәлилли.

«Татарстан киносы көннәре» фестивален ачу тантанасында режиссерлар Илдар Ягъфәров, Юлия Захарова, «Татаркино» бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, PR-бүлек җитәкчесе Лилия Кашапова, КЧР мәдәният министры Зураб Агирбов, «Чарли» кинотеатрының проект-менеджеры Юлия Хащина катнашты.

««Татаркино» оешмасы берничә юнәлештә эш алып бара, шулар арасында киночаралар оештыру, кино җитештерүгә ярдәм итү һәм фильмнар күрсәтү дә бар. Без кино җитештерүчеләргә һәм прокат белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү өчен булдырылган.​

Кешенең кайда яшәве мөһим түгел. Кино сәнгате бөтен дөнья өчен кызыклы булган вакыйганы күрсәтергә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Шулай ук фестиваль кысаларында тамашачылар Карачай-Черкесиянең талантлы режиссерлары төшергән фильмнарны карый алачак, алар арасында «Өч бертуган», «Бабай», «Бәхет тавышы (Асяның хыялы)», «Әти, мин өйдә» фильмнары да бар.

Фестиваль 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Билетларны kinocharly.ru сайтыннан алырга мөмкин.

 

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий