Кайгы уртаклашу

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Наил Дунаев бакыйлыкка күчү сәбәпле туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.                                                                                                       

Бу – милләтебез өчен зур югалту. Яшәүнең асылы – яшәүдә. Һәрбер кеше үз гомеренә үзе ниндидер бер мәгънә кертә, максат куя һәм шуны чынга ашыру өстендә эшли. Наил Дунаев – театр сәнгатендә дә, татар киносы өлкәсендә дә якты эз калдырган олпат шәхес. “Ак чәчәкләр”, “Мулла” фильмнары аның табигатьтән бирелгән актерлык осталыгына тагын бер кат сокланырга этәрә. Наил әфәнде турында “рольдә уйный” дип әйтү урынына “рольләрдә яши иде” дип әйтү дөресрәк булыр. Ачык йөзле, зирәк, эчкерсез шәхеснең арабыздан китүенә күңел ышанмый.                                              

Мәрхүмнең рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Якыннарына Аллаһы Тәгалә түземлек, сабырлык насыйп итсен иде.

Ихтирам белән, “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы коллективы
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий