Казан фестивале казнасына халыкара хезмәттәшлек турында тагын бер килешү өстәлде

Шушы көннәрдә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә XIV Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале тәмамланды. Әлеге фестивальгә Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова чакырылган иде. Башкарма җитәкче әлеге кино фестивалендә Татарстан кино форумын тәкъдим итте.

Фестиваль барышында халыкара фестиваль җитәкчеләренең түгәрәк өстәле узды. Анда Татарстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан һәм Белоруссия вәкилләре катнашты. XIV Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале җитәкчелеге, Казан Халыкара мөселман киносы фестивале үрнәгеннән чыгып, башка халыкара фестивальләр белән килешүләргә кул куйды. Халыкара мөселман киносы фестивале Шәкен Әймәнов исемендәге кино җыены белән килешүне беренчеләр исәбендә төзеде.

Шунысы да игътибарга лаек: кино фестивале барышында Чыңгыз Әйтмәтовның тууына 90 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл уздырылды. Чарада язучы әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән фильмнарның ретроспективалары күрсәтелде. Мондый бүлек беренчеләрдән булып Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә эшләгән иде.

«Без әлеге җыенны уздырыр алдыннан күп уйлаштык һәм Чыңгыз Әйтмәтов сыман шәхесне игътибардан читтә калдыра алмавыбызны аңладык, - дип билгеләде Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале җитәкчесе Ярмәк Торнысов. – Миңа калса, ул дөньяда иң күп төшерелә торган язучыдыр».

Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале Казан Халыкара мөселман киносы фестивале белән халыкара хезмәттәшлек җепләрен берткеткән җиденче эре кино җыены булды:
1.  Асуан Халыкара хатын-кыз киносы фестивале (Мисыр) 
2.  Шарм-әл-Шәехтәге гарәп һәм ауропалы кино фестивале (Мисыр)
3.  «Төрки дөнья» документаль кино фестивале (Төркия) 
4. «Евразия» Халыкара кино фестивале (Казахстан) 
5.  Швейцария Көнчыгыш киносы фестивале (Швейцария)
6.   Кино, дин һәм җәмгыять турындагы «Бүгенге дин» Халыкара фестивале (Италия) 
7.   Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале.

Пресс-релиз
23 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий