Казан Халыкара мөселман киносы фестивале-2018 репертуарындагы фильмнар кинотеатр тамашачыларына барып җитте

Бу атнада «Мир» кинотеатрында булачак фильм премьералары хакында таныштырабыз.

Рәсәй тамашачысына пәнҗешәмбе Вера Глаголеваның соңгы режиссёрлык эше - «Не чужие» фильмы тәкъдим ителә. Моңа кадәр сурәтне бары тик кино фестивале тамашачылары гына күрә алды. Шул исәптән, фильм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале-2018 барышында күрсәтелде. Фильмга Казан кино фестивален ачып җибәрү дәрәҗәсе тапшырылды. мөселман киносы фестивалендә «Не чужие» «Тулы метрлы нәфис фильмның иң яхшы актрисасы» бүләгенә лаек дип табылды.

Не чужие

Фильма танылган «Глиняная яма» пьеасы буенча төшерелгән. Башка дөнья тормышыбызга үтеп керде һәм аңа үз кагыйдә-кануннарын бәйли. Урта Азиядән килгән Рөстәм үзенең килүе белән әлеге гаиләнең тынычлыгын боза. Һәр фильм каһарманы, зур бәясе турында уйланмыйча, үз бәхетен алу теләге белән яшәде. Якыннарын югалту, ташлап калдырылган балалар һәм күңел бушлыгы якын кешеләрнең мөнәсәбәтләрен җимереп ата.

Киң тамашачыга Казан Халыкара мөселман киносы фестивале-2018 буенча таныш тагын бер фильм - режиссер Наталья Бондарчукның «Красная шапочка. Онлайн» балалар лентасы. Әлеге фильм премьералары кинотеатрда шулай ук бу пәнҗешәмбедә башланып китә. Иҗади очрашу вакытында автор «Красная шапочка» сурәтенең махсус кече яшьтәге балалар өчен төшерелгәнлеген әйтте. Фильм уен рәвешенә корылган рәсми нигезгә ия: балалар театры гастрольләреннән өлешләр, Шварц пьесасы буенча куелган күренешләрнең һәм сәхнә арты тормышының балалар күзлегеннән чыгып сурәтләнүе, аларның шәхси борчылулары һәм уйланулары.

Красная шапочка. Онлайн

Алты яшьлек Мәскәү театры артисты Кызыл Бүрек ролен башкаручы 11 яшьлек кызга гашыйк. Ул аны 11 яшьлек француз артистына көнли, ә француз артисты баш ир-ат ролен – Акколак Куянны башкара. Француз артистына салкын тия һәм роль алты яшьлек каһарманга тапшырыла. Барысы да төшерүләргә әзер. Соңгы мизгелдә Акколак Куян киемендәге каһарман төшерү мәйданыннан диңгез ярына чыгып чаба. Әйе, ул куркак!

Соната

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале-2018 фильмнарыннан тыш, «Мир» кинотеатрында режиссёр Эндрю Десмондның «Соната» музыкаль триллеры старт ала.

Виртуоз скрипкачы Розага сәер сәбәпләр аркасында үлгән атасы – танылган композиторның иске утары мирас булып кала. Дәрвиш атасының гомере хакында берни дә белмәгән Роза аның соңгы музыкаль сонатасының серен ачу эшенә алына. Соната атасы тарафыннан кыз туганчыга кадәр үк языла. Йорт та, аның тирә-юне дә бернәрсә дә йолып кала алмый торган тирән серләр саклый кебек...

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий