Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән матбугат очрашуына чакырабыз

Хөрмәтле журналистлар!
Пәнҗешәмбе, 29 нчы ноябрь, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат залында «Эхо Казанского кинофестиваля» еллык чарасы һәм XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә әзерлек хакында уздырылачак очрашуга чакырабыз.

Татарстанда «Эхо Казанского кинофестиваля» чарасы барышында быелгы фестивальнең иң яхшы дип табылган фильмнарын күрсәтү узачак. Казанда әлеге күрсәтүләр 3 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында оештырыла.

Матбугат очрашуында быелгы чараның үзенчәлекләре һәм юбилей фестиваленең бурычлары турында Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе, «Татаркино» дәүләт мәдәни оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова сөйләячәк.

Гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә өчен – Регина Шиһабетдинова (pr@tatarkino.ru, 89372981220)

Көтеп калабыз!



 
  «Эхо Казанского международного фестиваля мусульманского кино» – дөньяның төрле илләрендә иҗат итүче режиссерлар тарафыннан төшерелгән фестиваль фильмнарын күрсәткән еллык мәдәни чара.
  
Быел кино фестивале җитәкчелеге карары нигезендә, фестивальдә катнашкан фильмнарны рус телендә тавышландырганнар. Шул рәвешле, «Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» фильмнарын тамашачы рус телендә карый алачак. 

Искәртеп узыйк, 2018 нче елда Казан Халыкара мөселман киносы фестивале үз уздырылу дәверендә иң зур киңлекләргә чыкты: беренче мәртәбә фестивальдә барлыгы дөньяның 56 иленнән 967 гариза кабул ителде; беренче мәртәбә Халыкара кино фестивальләре җитәкчеләре Форумы уздырылды; беренче мәртәбә кино фестивален Голливуд делегациясе бәяләп китте. Югарыда санап үтелгән казанышлар фестивальнең бурычларын ачып бирә, аларны таныттыра, Ислам дине һәм мөселманнар хакында Рәсәй һәм дөнья киңлегендә дөрес күзаллау барлыкка китерә.

Яңалыкларны «ТатарКино» (tatarkino.ru) һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (kazan-mfmk.com) рәсми сайтларында күзәтеп барыгыз.

Пресс-релиз
28 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий