Казанда Беренче «Мир» Чыршы бәйрәме узды

Якшәмбе «Татаркино» Яңа ел бәйрәме алды чараларының беренчесен башлап җибәрде. «Мир» кинотеатрында Беренче «Мир» Чыршы бәйрәме узды.

Балаларны чыршы бәйрәмендә аниматорлар, су бизәгечләре, сабын көбеге уены, тылсымчылар, Яңа ел алды бәйгеләре, бүләкләр сөендерделәр.

Гадәт буенча, Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырды. Бәйрәм балаларга яхшылыкка гына өйрәтә торган ягымлы совет мультфильмнарын күрсәтү белән тәмамланды.

Кинотеатр кунаклары үтенече буенча, чыршы бәйрәмен күрергә өлгермәгәннәр өчен тагын бер Яңа ел алды чарасын уздыру турында килешенде.

Димәк, 9 нчы декабрь 11:00 сәгатьтә «Беренче «Мир» Чыршы бәйрәме. Икенчесе» чарасы уза.

Пресс-релиз
3 Декабря 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий