Казанда «И помнит мир спасенный» китабын тәкъдим иттеләр

12 нче октябрьдә, «Татаркино» дәүләт оешмасы булышлыгы белән, Татар Ленин орденының Хөсәен Ямашев исемендәге күрек оешмасында (хәзерге «Мелита» оешмасы) компаниянең 90 еллыгына багышланган «И помнит мир спасенный» фильмын тәкъдим итү кичәсе узды. Чараның мактаулы кунаклары исәбендә күрек оешмасы ветераннары бар иде. 

Татар Ленин орденының Хөсәен Ямашев исемендәге күрек оешмасы элеккеге генераль директоры, ә хәзерге вакытта музей директоры Мәүфәл Рәсимов оешма тарихына кыскача күзәтү ясады. «Совет чорында оешма Совет армиясен дә, БАМ төзүчеләрен дә, СССР Олимпия җыелмасы спортчыларын да киендергән. 1944 нче елда Кызыл Армияне вакытында киендергәне өчен, оешма Ленин орденына лаек дип табыла. Ә 1951 нче елда тире эшкәртүдә яңа технологияләр куллануны алга җибәрүе өчен, СССР Дәүләт бүләге белән тәбрикләнә,» - дип сөйләп узды музей җитәкчесе. 

Китабны аның авторы, «Меховщик» гәҗитенең баш мөхәррире Наталья Смирнова тәкъдим итте. Ул җыентыкның эчтәлеге хакында сөйләп узды. Чакырылган ветераннар үзләренең цехта бергә хезмәт куйган иптәшләрен елмаю белән искә алдылар, авторны мактадылар һәм аның язганнарын элеккеге хезмәткәрләре турындагы җылы һәм эчтәлекле тарихлар белән баеттылар.

Пресс-релиз
12 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий