Казанда Казакъстан киносы көннәре ачыла

Шушы көннәрдә «Мир» кинотеатрында Казакъстан киносы көннәре башланып китте. Нәүрүз бәйрәменә багышланган чарада Казакъстан кинематографиясенең соңгы елларда төшерелгән иң яхшы үрнәкләре күрсәтеләчәк. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казакъстанның Казандагы генераль консулы Әркин Төкемов катнаштылар.

«Казанда Казакъстан фильмы көннәре тамашачыларны безнең мәдәният белән бик якынайтачак, чөнки программада тарихи ленталар күп, - дип ассызыклады Әркин Төкемов. – Мондый чаралар Татарстан халкын Казакъстан кинематографиясе белән генә таныштырып калмыйча, безнең илләр арасындагы мәдәният мөнәсәбәтләрен дә яхшыртуга зур өлеш кертә».

«Бүген без үзебездә булган байлыкны матур итеп күрсәтә белү дөньясында яшибез, - дип билгеләп үтте Ирада Аюпова. – Казакъстан моны искиткеч рәвештә эшли белә. Алардагы мондый чараларның оештыру һәм тәкъдим ителеш мәдәнияте таңга калдыра. «Татаркино» милли кино көннәрен оештыру һәм үстерү буенча әһәмиятле вазыйфа башкара. Җавап рәвешендә уздырылачак Казакъстандагы Татарстан киносы көннәре тамашачыларны моннан да ким шатландырмас дип өметләнәм».

Казакъстан киносы көннәре Рәсәй режиссёры Сергей Снежкинның «Казахфильм» кино студиясендә төшерелгән «Так сложились звезды» нәфис фильмы белән башланып китте. Фильмда баш рольне башкарган Казакъстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Бәрик Әйтҗанов Татарстан тамашачысына фильмны шәхсән үзе тәкъдим итте.

Шулай ук Казакъстан киносы көннәре барышында, «Мир» кинотеатрында «Казахфильм» кино студиясе җитештерүендәге түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк:

16 нчы март, 18:30 сәгатьтә - Рөстәм Әбдрәшовның «Казахское ханство. Алмазный меч» фильмы, 21:00 сәгатьтә - Джефф Веспның «Әмир» фильмы;

17 нче март, 15:30 сәгатьтә - Сабит Күрмәнбәковның «Оралман» фильмы, 17:30 сәгатьтә - Болат Калымбәтовның «Талан» фильмы.

Казакъстан киносы көннәре 18 нче март көнне 18:30 сәгатьтә Әкән Сатаевның «Дорога к матери» фильмы белән тәмамлана.

Чара Казакъстан мәдәният һәм спорт министрлыгы һәм Шәкен Әймәнов исемендәге «Казахфильм» милли кино студиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт мәдәният оешмасы тарафыннан оештырыла.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий