Казанда «Милли мультFest» Республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

26 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана жюри рәисе, продюсер, «Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры Борис Машковцевның сәламләү сүзеннән башланды.

Лауреатларны шәрәфле кунаклар һәм кинофестивальнең жюри әгъзалары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллиме Сергей Киатров, «DALINA graphics» студиясенә нигез салучы, Әлмәт шәһәренең «Dиджитал» Академиясе җитәкчесе Айнур Дәүләтов, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, режиссер Юлия Захарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «ШаянТВ» балалар телеканалының дубляж артисты Резедә Сәләхова бүләкләде.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында иң яхшысы дип Яр Чаллы шәһәренең «100 нче «Алтын каурыйлы кош» балаларның танып белү, сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерелешле балалар бакчасының «Уяну» исемле хезмәте табылды.  

2 нче урын иясе - Яр Чаллы шәһәренең 98нче санлы «Балачак планета»сы – баланың үсешен үстерү үзәгенең «Илгизәрнең иң кыйммәтле бүләге» мультфильмы.

3 нче урында Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең «Тылсымлы Салават күпере».

Әлеге номинациядә түбәндәге махсус бүләкләр тапшырылды:

«Үзенчәлекле идея өчен» - Яр Чаллы шәһәре, «Әкият» 52 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы һәм «Тирәккәй» 58 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы, Актаныш муниципаль районының гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы.

«Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен» - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәре, «Капитошка» 124нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы.

«Халык авыз иҗатын заманчалаштырган өчен» - Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнаш төрдәге 39-нчы «Киләчәк» балалар бакчасы, «Чудокадрики» мультстудиясе.

«Социаль кыйммәткә ия анимацион фильм» - Яр Чаллы шәһәренең 4 нче номерлы «Шаянкай» катнаш төрдәге балалар бакчасы» «Яшь талантлар» коллективы.

«Табигатьне саклау темасын яктырткан өчен» - Чистай шәһәренең №5«Аленький цветочек» балалар бакчасының «Әкиятләр иле» түгәрәге.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә мәктәпләр, студияләр арасында 3 урынга лаек дип Минзәлә шәһәре, «Балалар иҗат йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, «Өченче планета сере» балалар мультипликациясе студиясенең «Бүре һәм тегүче» һәм Әлмәт районы, «А1002» анимация мәктәбенең «Фронттан хат» мультфильмнары табылды.

2 нче урында Казан шәһәре, «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы укучысы Мәликә Шәмсетдинова һәм Буа шәһәре, М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Әминә Җәләлова.                                            

Беренче урын иясенә – «Могҗизалы Яңа ел» мультфильмы авторына – Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил ИмамовныТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

«Һәр эштә укытучыларның, ата-аналарның һәм балаларның бердәмлеге чагыла. Аларның милли тема белән кызыксынулары сөендерә, җанны горурлык хисе биләп ала. Катнашучыларга алга таба да уңышлар телим. Сезнең һәркайсыгызның иҗади галәмдә үз йолдызы кабыныр дип ышанам», - дип җиңүчеләрне тәбрикләде Марат Готович.

Әлеге номинациядә түбәндәге махсус бүләкләр тапшырылды:

«Үзенчәлекле идея өчен» - Югары Ослан районы, «Гараж» студиясе коллективы.                                                                                                       

«Иң актив катнашучы мәктәп» - Әлмәтнең «Академия цифрового творчества» / «А1002 анимация мәктәбе.

«Иң актив катнашучы» - Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил Имамов.

«Иң шаян анимацион фильм»нар - Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Арча муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Исток надежды» реабилитация үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең «Хәйләкәр казлар» һәм «А1002 анимация мәктәбенең» «Кичке Геннадий» мультфильмнары.

«Халык авыз иҗатына тугрылык өчен» - Нурлат муниципаль районының «Балалар ижаты үзәге», «Академия волшебников» мультстудиясенең «Зөһрә кыз» һәм Теләче муниципаль районы Олы Нырсы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучысы Ясминә Биктаһированың «Су анасы» мультфильмнары.

«Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен» - Әгерҗе районы, Исәнбәй урта белем бирү учреждениесе укучысы Кристина Щукинаның «Халкымның күңел бизәкләре» мультфильмы.

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» номинациясендә махсус бүләк - «Иң актив катнашучы мәктәп» - «Тукай абый белән сөйләшәм», «Кечкенә Зөфәр һөнәрен алыштыра», «Чын әтиләргә багышлана» фильмнары өчен Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенә тапшырылды. 3 урында әлеге гимназиянең «Аралаш» һәм Казаннан Руслан Рожновның «Яшьлек, гомрең кыска синең...» фильмнары.

2 нче урында «Адымнар» балалар киностудиясенең «Кеше әйберенә тимә» фильмы.

Беренче урын иясенә - Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «Заман» видеостудиясенең «Тик-токта заман вә мирас» фильмының иҗат төркеменә бүләкне«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тапшырды.

Миләүшә Ләбибовна «Милли мультFest»ка килгән эшләрнең елдан-ел камилләшә баруын, темалар төрлелеген ассызыклады, һәм фестивальне комиссияне гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә олы рәхмәтен белдерде.

Фотоларга сылтама: https://disk.yandex.ru/d/hd7rAuThZN6t-w

Жюри утырышы беркетмәсенә сылтама: https://disk.yandex.ru/i/p0fhNHq2b7SYdA

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий