Узган якшәмбедә «Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проектының ябылу тантанасы узды.
«Без «Нуриев сезоннары»н биш көн Мәскәүдә һәм биш көн Уфада төрле мәйданнарда күрсәттек. Казанда барлык фильмнар бер урында – «Мир» кинотеатрында тәкъдир ителде, һәркөнне заллар тулы иде. Мондый гаҗәп күренешкә беренче тапкыр тап булдык», - дип проектны оештыручы Әлфия Чеботарева тамашачыларга рәхмәтен белдерде. «Сездән якташыгыз Рудольф Нуриевка карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе бөркелеп тора, аерылышасы бер дә килми» - диде ул.
«Нуриев сезоннары» проектын ябу тантанасында Европадан килгән кунак – грек-италия рәссамы, дизайнер, зәрканчы, Нуриевның дусты Лиза Сотилис чыгыш ясады. Проект артыннан күзәтеп барган казанлылар аның белән берничә тапкыр күрешеп, сораулар бирә алдылар – ханым матбугат конференциясендә һәм «Мир» кинотеатрында очрашуларда катнашты. Тамашачыларның барысы да әлеге үткен фикерле, алдынгы карашлы кунакны якын иттеләр. Ул – проект кысаларында чакырылган чит ил сәнгате легендаларының берсе. Россиягә Сотилис беренче тапкыр килде һәм илнең өч шәһәрендә – Мәскәү, Уфа һәм Казанда кунак булды.
Тамашачыларның: « Казан ничек сезгә? Шәһәрнең тышкы кыяфәтендә һәм архитектурасында нәрсә ошады? » - дигән сорауларына: «Мин архитектурадан канәгатьлек хисе алдым, Греция белән бик күп охшашлыклар таптым. Һәр җирдә татар колориты чагыла. Барысы да ошады – Кремль дә, Татар бистәсе дә, Милли музей да».
Нуриев турында сөйләгәндә, рәссам: «Рудольф Нуриев – күктән иңдерелгән яктылык, хәер-фатиха ул. Аның тырышлыгы белән, дөньяда кешеләр рус мәдәнияте белән кызыксына башлады. Мәдәният һәм сәнгать сәясәттән югарырак», - дип әйтте.
«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова Казанга килү истәлеге итеп, Лиза Сотилиска рәссам Фәрит Хәкимуллинның «Иске Татар бистәсе» картинасын бүләк итте һәм: «Мондый очрашулар кунакларны да, кунак итүчеләрне дә рухи яктан баета. Әлфия Чеботарева өчен бу проект – тормышчан миссия», - диде.
«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты Казан шәһәре администрациясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе, Россиядә Италия телен популярлаштыручы PRIA программасы, «Джузеппе» кунакханәсе һәм «Мәдәният волонтерлары» программасы ярдәмендә узды.