Кино клубының дүртенче утырышы. «Кинематографиянең барлыкка килү тарихы» нотыгы

28 нче март 18:00 сәгатьтә «Фестивальное» кинокафесында (Достоевский ур., 30) кино клубының дүртенче утырышы уза.

Чара барышында кинематография классикасын һәм аның килеп чыгыш тарихын тикшерү эше алып барылачак.

Утырышның махсус чакырылган кунагы – кино белгече, тарих фәннәре кандидаты, КазДСИ кино сәнгате кафедрасы профессоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ кинематография берләшмәсе әгъзасы Елена Алексеева. Кунак кино дөнья сәнгате тарихы хакында махсус лекция укыячак. Тикшерү объекты булып бертуган Люмьерлар һәм Жорж Мельес фильмнары чыгыш ясый.

Фикер алышудан соң, 1923 нче елда төшерелгән «Наконец в безопасности» телсез комедия кинофильмын күрсәтү башлана. Баш рольләрне фильмда Гарольд Ллойд һәм Милдред Дэвис башкарган. Әлеге фильм киң тамашачыга күбрәк Гарольд Ллойдның шәһәр сәгате телендә эленеп калу күренеше аша билгеле.

Утырышка теркәлү түбәндәге сылтама аша уздырыла:

https://tatarkino.timepad.ru/event/937695/.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий