«Кино+Театр» проектының апрель ае программасы

Һәр якшәмбе «Мир» кинотеатрында тулы аншлаг белән Камал театрының хәзерге көндә репертуарда булмаган иң яхшы спектакльләре күрсәтелә. «Кино+Театр» беренче тапкыр Россиядә Театр елында гамәлгә ашырылды. Быел проект 6 март көнне осетин драматургы, актер һәм режиссер, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Георг Хугаевның режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән атаклы «Кара чикмән» спектакль белән ачылды.

«Кино+театр» проекты кысаларында күрсәтелгән спектакльләрдә катнашкан артистлар белән очрашулар да уза. Һәр атна тамашачылар әлеге мөмкинлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Март дәвамында «Мир» кинотеатрында хәзерге вакытта театр репертуарында булмаган «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума» спектакльләре күрсәтелде, алар тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты.

Акция апрель аенда да дәвам итә. 3 апрельдә 12 сәгатьтә «Бабайлар чуагы» спектакле күрсәтеләчәк. Тамашачылар белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­тлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев киләчәк.

10 апрель көнне тамашачыларга «Җанкисәккәем» спектакле тәкъдим ителә. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр.  Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.

17 апрельдә Камал театрының 1976 елда төшерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк. Ул – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе.

“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакльнең төп герое - Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил әмере буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана.

«Кино+Театр» проектының азаккы спектакле 24 апрель көнне күрсәтеләчәк. Тамашачылар «Шулай булды шул» лирик комедиясе язмасын карый алачак. Әлеге спектакльдә театрның танылган артистлары: Ринат Таҗетдин, Нәҗибә Ихсани, Илдус Габдрахман һәм башкалар катнаша.

«Кино+Театр» проектының барлык сеанслары якшәмбе 12:00дә башлана. Билет бәясе –100 сум.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий