#КХМКФ өчен тавыш бирегез

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале «Festival Forum» фестивальләре оештыру өлкәсендәге эшмәкәрлек җыенында «Кулланучылар фикере буенча иң яхшы фестиваль» бүлегендә катнаша. КХМКФны үзегезнең тавышыгыз белән яклагыз! Тавыш бирү 28 нче гыйнварга чаклы дәвам итә.

Тавыш бирү түбәндәге сылтама аша уздырыла: https://vk.com/festivalforum?w=wall-131158702_522

«Festival Forum» - фестиваль оештыручылар өчен гадәти булмаган эшмәкәрлек җыены. Монда фестиваль өлкәсендәге алдынгы белгечләр һәм вакыйга маркетингы әһелләре берләшә. Фестивальдә тәҗрибә алмашу, җаваплар алу һәм фестиваль эшмәкәрлеге өлкәсендәге төрле мәшәкатьләрне һәм катлаулы сорауларны чишү уздырыла.

Җиңүче түбәндәге бүләкләрне ала:

- Фестивальнең төп ярыш өлешенә узу;

- 2020 нче ел бәйгесенең сайлап алу өлешенә турыдан-туры узу мөмкинлеге.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий