Әлфия Чеботарева: «Каршылыклар шактый иде, әмма без, Рудольф Нуриев кебек, барысын да җиңдек»

«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» проектының тантаналы ачылышы узды. Фестиваль программасына дөньякүләм танылган татар биючесенә багышланган төрле чаралар кертелгән. Кичә «Нуриев сезоннары» проектының җитәкчесе, «Свой почерк» кино компаниясе директоры Әлфия Чеботарева әлеге программаны Казан халкына тәкъдир итте.

Әлфия ханым берничә ел элек фестивальне оештырырга грант отуларын, бу финансларның 2023 елда дөнья күрәчәк ике документаль фильм төшерүгә тотылганынлыгын сөйләде. Шулай ук грант акчасына Рудольф Нуриевның моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган сурәтләре белән Грациано Аричи эшләреннән фотоэкспозиция оештырылуын, «Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» фильмы яңартылуын һәм субтитрлар өстәлүен дә әйтеп узды.

«Фильмның язмышы үзенчәлекле. Ул 1982 нче елда берничә тапкыр Италиядә, Америкада күрсәтелгән, тик Россиядә бер тапкыр да тәкъдим ителмәгән. Моңа өстәп, ниндидер сәбәпләр аркасында, фильм Нуриевның фильмографиясенә дә кермәгән, аны интернеттан да таба алмаячаксыз, ә бит әлеге итальян кинотасмасында Рудольф Нуриев соңгы ролен башкарган!» - диде Әлфия Чеботарева.

YOtJs35XLsY.jpg

Проект җитәкчесе сүзләренчә, аларга күп каршылыкларны җиңәргә туры килгән. Иң башта планнарын чынга ашыруда пандемия киртә булса, быел Италиянең балет осталарын алып килә алмаулары тиз арада программага үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иткән: «Каршылыклар шактый иде, әмма без, Рудольф Нуриев кебек, барысын да җиңдек. Ул – үз көче, үҗәтлеге белән иҗат баскычына күтәрелгән биюче. Күпме сынауларга каршы торып балет Олимпына күтәрелүе сокландыра», - дип елмайды Әлфия ханым.

«Быелгы иҗади сәфәребезне Казан каласында тәмамлыйбыз. 25 мартта мин Рудольф Нуриев турындагы документаль тикшеренүләргә нигез салган «Рудольф Нуриев. Гыйсъянчы иблис» фильмын тәкъдим итәм. Бу проект 2014 нче елда туган иде. Фильмны без биюченең 75 еллык юбилее уңаеннан төшердек. Бер ел буе Рудольф Нуриев тормышы, иҗаты белән яшәдек. Гади татар егетенең балет өлкәсендә дөньякүләм танылуы һәркемне гаҗәпләндерәдер, мөгаен. Әлеге гаҗәеп дәрәҗәдәге үҗәт, тырыш биюченең яшәеше үзе бер сокландыргыч тарих», - дип белдерде ул.

Быел «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты Россиядә беренче тапкыр 10 марттан 27 мартка кадәр Рудольф Нуриев тормышы белән тыгыз бәйләнштә булган өч шәһәр – Мәскәү, Уфа, Казан буенча мәдәни марафон форматында уза.

Проект «Мәскәүнең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортостан - Италия» Бердәмлеге фонды, «Свой Почерк» кино компаниясе, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан тормышка ашырыла.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий