Лиза Сотилис: «Рудик безнең йөрәкләрдә гениальлекнең ачык мисалы буларак урын алып тора»

«Нуриев сезоннары» проектында катнашу өчен, Россиягә бөек биюченең дусты дизайнер, зәрканчы Лиза Сотилис та килде. Фестивальнең ачылыш тантанасында тамашачылар әлеге ханымны батыр дип атадылар һәм озаклап алкышладылар.

Лиза ханым Рудольф Нуриевны «җирне яктырткан Нур» дип билгели, яратып, мәшһүр биючене Рудиоки дип йөртүен яшерми: «Якын иткән кешеләремнең исемнәрен мин гел шулай үземчә әйтәм, Нуриев белән без күптәнге дуслар», - дип җылы хатирәләре белән уртаклашты 90 нчы яшен ваклаучы ханым.

Лиза Сотилис тамашачыларны үзенең эмоциональ сүзләре белән, аннан дөньядагы катлаулы вәзгыятькә һәм олы яшьтә булуына карамастан Россиягә килү факты белән сокландырды. Ул италиялеләргә хас харизма белән чыгыш ясады: «Рудольф үз илен чиксез яратты һәм сагынып яшәде. Чит илдә эшләсә дә, үз тамырларын һәрвакыт хәтерли һәм ватанына мәхәббәтен бию аша бөтен дөньяга күрсәтә иде. Ул мөмкин булмаганны эшләүчеләрдән. Нәкъ менә шуңа күрә Рудик безнең йөрәкләрдә гениальлекнең ачык мисалы буларак урын алып тора».

Ул биюченең талантын Мария Каллас таланты белән чагыштыра.

«Ул да, мин дә шактый каршылыклы шәхесләр. Сәнгать кешеләрне дуслаштыра, берләштерә. Безне дә сәнгать якынайтты. Рудольф зәркан эшләнмәләремә мөкиббән китә иде, мин, үз чиратымда, дизайнер буларак аның күпчелек сәхнә костюмнарын тудырдым. Өемдә әле дә кунакка килгәч Нуриев яратып кигән аяк киемнәре саклана. Аның белән бәйле коллекциямдәге әйберләрне дустымның музеена тапшырачакмын», - диде Лиза Сотилис.

Проект «Мәскәүнең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортостан - Италия» Бердәмлеге фонды, «Свой Почерк» кино компаниясе, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан тормышка ашырыла.

«Нуриев сезоннары» проекты чараларына керү бушлай.

 

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий