Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре узачак

Рәсәй башкаласында Татарстан киносы көннәре һәм «Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» узачак.

Өч көн дәвамында – 30 нчы ноябрь, 1 һәм 2 нче декабрьләр –мәскәүлеләр Казан Халыкара мөселман кинсы фестиваленең җиңү яулаган фильмнары һәм Татарстан кинематографларының тамашачы арасында иң зур кызыксыну уяткан соңгы елларның иң уңышлы эшләре белән таныша ала.

Башкала ташачыларына кино ленталарын тәкъдим итү өчен фильмнарның авторлары килер дип көтелә.

Мәскәүдә Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы 30 нчы ноябрь 18:00 сәгатькә билгеләнгән. Анда Татарстан Республикасы премьер-министрының урынбасары, Рәсәй Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Татаркино» мәдәни оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Татарстан Республикасы кинематография берләшмәсе рәисе Илдар Ягәфәров, «Мулла» фильмы режиссёры һәм баш каһарманы Рамил Фазлыев, «Хәлимә» фильмы режиссёры Юлия Захарова катнашачак.


Мәскәүдә Татарстан киносы көннәренең тулы программасы:

30нчы ноябрь

18.00 – Татарстан киносы көннәренең ачылыш тантанасы һәм «Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»;

18.10 – 20.10 – «Мулла» фильмын күрсәтү (Татарстан);

20.15 – фильм режиссёры белән иҗади очрашу.

1нче декабрь

13.00 –15.10 – «Наш проповедник» фильмын күрсәтү (Мисыр);

15.30-16.50 - «Байгал» фильмын күрсәтү (Татарстан);

16.55 – фильм режиссёры белән иҗади очрашу;

17.30 – 19.10 - «Ксерокопия» фильмын күрсәтү (Мисыр).

2нче декабрь

14.00 –14.55 - «Хәлимә» фильмын күрсәтү (Татарстан);

14.55 – фильм режиссёры белән иҗади очрашу;

15.20-17.00 – «Ласковое безразличие мира» фильмын күрсәтү (Казахстан).


Фильмнарны күрсәтү түбәндәге адреслар буенча узачак:

Б. Харитоньевский тыкрыгы, 22-24 нче йортлар, 1А, 1БВ төзелешләре, РФнең канунчылык һәм хокук белеме институты

«Чистые Пруды», яисә «Красные ворота» метро станцияләре

Фильм күрсәтүләренә керү өчен түбәндәге электрон адреска хат юлларга кирәк – tatarstanmsk@mail.ru:

1. Үзегез карарга теләгән фильмның исемен язарга;

2. Тулы исемегезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны язарга.

Фильмнарга кертү катгый исемлек буенча алып барылачак.

Пресс-релиз
16 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий