Март аенда «Кино+Театр» республика акциясе старт ала

«Кино+Театр» проекты беренче тапкыр Россиядә Театр елында – 2019 елда гамәлгә ашырылды, ул вакытта зур экранда Татарстанның милли байлыгына әверелгән спектакльләр күрсәтелгән иде. Акция тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә ул алга таба да дәвам итәчәк.

Март аенда «Мир» кинотеатрында, ә ел дәвамында республиканың муниципаль кинотеатрларында инде репертуарда булмаган иң яхшы спектакльләр күрсәтеләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция кысаларында спектакльләр генә күрсәтелеп калмаячак, ә иҗади очрашулар, Камал театры артистлары белән күрешеп аралашу да көтелә.

Проект Казанда 6 мартта 2002 елда режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән осетин драматургы, актер һәм режиссер, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Георг Хугаевның атаклы «Кара чикмән» спектакль белән ачыла.

«Мир» кинотеатрында «Кино плюс театр» проектының тулы расписаниесе:
 6 март 12:00 – «Кара чикмән» спектакле;
13 март 12:00 – «Банкрот» спектакле;
20 март 12:00 – «Хуҗа Насретдин» спектакле;
27 март 12:00 – «Ханума» спектакле.

Театр архивындагы спектакльләр, шулай ук, «Татаркино» челтәрендә эшләүче муниципаль кинотеатрларга да тәкъдим ителде. Бүгенге көндә 2022 елга расписание формалаша һәм әлеге спектfкльләр, шулай ук, «Татаркино» челтәрендә эшләүче муниципаль кинотеатрларга да тәкъдим ителде. Бүгенге көндә 2022 елга расписание формалаша һәм әлеге спектакльләр, кинотеатрларның төрле дистрибьюторлар белән эшләвен исәпкә алып, репертуар планына кертелә. 
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий