«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең чираттагы финалистлары билгеле!

«Бүген бик көчле командалар көч сынашты. Һәрбер уен, һәр мультфильмга балаларның җан җылысы салынган. Без, жюри әгъзалары, моны югары бәялибез» – дип жюри әгъзасы Айнур Дәүләтов фестивальнең Актаныштагы зона турына узган эшләр турында фикерен җиткерде.

Узган шимбәдә Актаныш авылында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең чираттагы финалистлары ачыкланды. Икенче зона туры җиңүчеләре белән шушы сылтама аша узып танышырга мөмкин:

https://drive.google.com/file/d/1EOEW2Op36fC1RdinIizx2YZYQlrmP1ZL/view?usp=sharing

«Милли мультFest» кинофестиваленең жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин сүзләренчә, аны булдыру идеясе Актанышта туган. 98% халкы татарлар гына булган әлеге районда эшлекле сәфәр белән булганнан соң, ул балалар арасында татарча анимация, кыска метражлы фильмнар, компьютер уеннарына бәйле бәйге уздыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать иткән. Гади идеядән башланган эш бүген Татарстанның барлык районнарын колачлый.

«Республикада искиткеч талантлы балалар бар. Җыр-бию – бер нәрсә, ә менә мондый специфик талантка ия балалар – аерым. Бәлкем киләчәктә мультипликация юнәлеше аларның кәсепләре дә булып китәр» - ди Рамил Төхфәтуллин.

27 февраль көнне 11.00дә Буа районы Досуг үзәгендә «Милли мультFest»ның өченче зона туры узачак. Бирегә Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас, Чүпрәле районнарыннан катнашучылар киләчәк.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең максаты – балаларда татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баету.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий