Минтимер Шәймиев - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә нигез салучыларның берсе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның 85 яшьлек юбилее.

Минтимер Шәймиев - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә нигез салучыларның берсе. Менә инде 17 ел рәттән фестиваль татар кинематографиясе үсешенә зур өлеш кертә, сәнгать әһелләренә фикер алышу, дөньяга яңа исемнәр таныту, яңа иҗат әсәрләре белән таныштыру мөмкинлеге бирә. 2017 нче елда республикабызның хөкүмәте ярдәмендә Татарстан режиссерлары өчен махсус булдырылган «Милли конкурс» номинациясе татар киносын сыйфат һәм күләм ягыннан да яхшыртуга этәргеч ясады. Милли кинематография язмышына һәм үсешенә битараф булмавы өчен аңа чиксез рәхмәтлебез!

Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Көчле энергетикагыз, кайгыртучанлыгыгыз, җылы сүзләрегез, hәрвакыт зирәк һәм акыллы чишелешләр таба белүегез, сабыр һәм түзем, вакыты белән – кайнар һәм катгый була алуыгыз, сокланырлык дипломатиягез, гадилегегез, ихласлыгыгыз, халкыбызга хас тырышлыгыгыз һәм тыйнаклыгыгыз безгә һәрчак оптимизм, зур эшләргә алынырга көч һәм илhам өсти.

Сезгә күңел көрлеге, бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, ил агасы булып кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез!


GRED4545.jpg
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий