Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлау

2023-01-20_09-50-42.png

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Хезмәтегез татар милләте язмышы тарихында гаять мөһим урын алып тора. Халыкның милли, мәдәни үзаңы бөтенлеге сагында торуыгыз сокландыра. Бу эшкә бөтен йөрәге, җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләр зур хөрмәткә лаек.                                                                                      

Төпле акыл белән, җентекләп, ипләп эш итүегез, гомер буе туплаган тәҗрибәгезне башкалар белән бик теләп уртаклашуыгыз ил-көн язмышы өчен һәрдаим янып яшәвегезне дәлилли.                                                                         

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышлар юнәлешендә башкарган эшләрегез бихисап. Шуларның берсе – үз вакытында Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә нигез салу, республикага дөньякүләм аренада кино сәнгате өлкәсендә дә үз урынын яуларга ярдәм итте. 

Ил иргә, ир илгә таяна, диелә татар халык мәкалендә. Илебезнең Сезнең кебек ышанычлы, намуслы, тугры уллары булуы киләсе көнгә ышаныч һәм якты өмет хисе уята.                                                                                          

Сезгә озын, бәхетле гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бары тик күңелле вакыйгалар телибез!

Ихтирам белән, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оешмасы коллективы      

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий