Минзәлә районында Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Минзәлә шәһәренең җирле кино оешмасы һәм «Победа» кинотеатры хезмәткәрләре Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнгән «Балачак утравы» кино чарасы белән Топас авыл китапханәсендә булдылар.

Чара язучы И.А. Крылов тууына 250 ел тулуга багышланган иде. Бәйрәмнең кунаклары Топас авылының Минзәлә районы психологик һәм педагогик тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү үзәге укучылары булды. Чара Топас авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды.

Очрашуга бер атна кала, «Крылов бабай мәсәлләре» темасына рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Чараны оештыручылар әлеге бәйгегә нәтиҗә ясап, иң яхшы рәсемнәрне ачыкладылар һәм җиңүчеләргә Минзәлә шәһәре кино оешмасы исеменнән мактау таныклыкларына, ә Топас авыл китапханәсеннән татлы бүләкләргә ия булдылар.

Иң мөһиме, һәрбер катнашучы әлеге бәйрәмнән яхшы кәеф һәм сүнмәс иҗат уты алып кайтып китте.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий