«Мир» хәерхаклыларга битараф түгел

5 нче декабрь көнне 11:30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «#ЯВолонтер. Истории неравнодушных» фильмының Бөтенрәсәй премьерасы узачак.

Әлеге чарада Рәсәй Федерациясенең ике меңнән артык субъекты катнаша. Казанда зур премьераны тәкъдим итү өчен «Мир» кинотеатры сайланды. Фильмның Халыкара волонтерлар көнендә узуы аеруча зур игътибарга лаек.

Матбугат чаралары әлеге премьера турында түбәндәге фикердә:

· «Төшерүчеләр үз максатлары хакында турыдан-туры бәян итәләр: халыкка волонтерлар эшчәнлеге турында сөйләргә һәм аларны киләчәктә хәерхаклылар дөньясының бер өлеше итеп күрүдә…» (РИА Новости)

· «Рәсәйдә ирекле ярдәмчеләр Елы игълан ителгәнчегә кадәр үк, бертөркем документаль фильм төшерүчеләр тирә-якта барган вакыйгаларга битараф булмаган һәм һәрбер кешегә бушлай ярдәм итәргә әзер торган иптәшләр – волонтерлар турында фильм әзерләү теләге белән чыгалар…» (РИА Новости)

· «Урманда югалган кешеләрне эзли торган төркемнәр. Ялгыз өлкәннәргә ярдәм итүчеләр. Ятимнәргә үз булган гаиләләр. Дөньяның икенче почмагында урнашкан караңгы авылларга барып, кешеләрне дәвалаучы табиблар. Болар барысы да - «#ЯВолонтер. Истории неравнодушных» фильмы катнашучылары». (Комсомольская правда)

· «Әлеге фильмда ирекле ярдәм итүнең төп юллары сурәтләнә. Анда тере һәм хисле телдә хәерхаклылар тарихы һәм һәркөн безнең илдәге яшәешне яхшы якка гына үзгәртүчеләр юлы сөйләнелә», ‒ ди #ЯВолонтер проекты җитәкчесе Никита Тихонов-Рау». (Киноафиша)

· «Ирекле ярдәм итүчеләр хакында тулы метражлы документаль фильм #ЯВолонтер челтәре аша тормышка ашырылган. Вакыйгалар каһарманнары булып илнең төрле ирекле ярдәм итүчеләр оешмалары һәм төркемнәре чыгыш ясый». (РИА Новости)

Кинотеатр премьераларыннан соң, оештыручылар зуррак киңлекләргә чыгарга тели: алар фильмны телевидение экраннарына чыгару буенча сөйләшүләр алып бара, ә соңыннан, белгечләр берләшмәсе белән берлектә, иҗтимагый йогынтыны бәяләргә уйлыйлар. Алга таба әлеге уйны Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге һәм дөнья дәрәҗәсендә үстереп, UN Volunteers берләшмәсе һәм башка халыкара хезмәттәшлек үзәкләре белән бәйләргә исәплиләр.

Без сезне «#ЯВолонтер. Истории неравнодушных» фильмы премьерасында көтеп калабыз. Очрашу урыны һәм вакыты: 5 нче декабрь, 11:30 сәгатьтә, «Мир» кинотеатры.

Фильмның кыскача тасвирламасы һәм рәсми трейлеры белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=2UHlv68ZLmY 

Пресс-релиз
27 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий