«Мир» кинотеатры бәйрәм уңаеннан «Женский день» фильмын күрсәтә

Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры Казан шәһәренең барлык хатын-кызлары өчен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүләк әзерләгән – 7 нче март көнне 17:00 сәгатьтә XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале бүләге иясе - Мисырның «Женский день» фильмы күрсәтелә.

Хатын-кыз киносы бүгенге көндә кинематографиянең тулы бер бизәкле юнәлешенә әверелде. Бу хатын-кызлар тарафыннан төшерелгән фильмнар гына түгел. Монда хатын-кызның гадәттәге образы сурәтләнә, аны яңа яктан ача һәм хатын-кызның бүгенге дөньяда тоткан урынын чагылдыра. Мисыр режиссёры Кәмел Әбү-Зәкринең «Женский день» фильмы бу күренешкә ачык мисал булып тора.

Фильм эчтәлегендә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, ләкин шул ук вакытта бер-берсенә бөтенләй дә ошамаган өч хатын-кыз тарихы сөйләнелә. Мисырның бер кечкенә шәһәрендә муниципаль бассейн ачыла. Атна буе анда ир-атлар гына коена, ә якшәмбе хатын-кызлар көне дип игълан ителгән. Фильм әлеге карарның нәтиҗәләрен һәм янәшәдә генә яшәүче хатын-кызларның әлеге карарга психологик һәм тойгылы халәтләрен сурәтли. Болар барысы да сюжет эчтәлегендә юмористик катламда алып барыла. Шул рәвешле фильм аеруча мөһим саналган иҗтимагый сорауларга җавап эзли.

Фильм күп кенә дөньякүләм танылган кино фестивальләрендә катнашырга өлгергән. Алар арасында BFI Лондон кино фестивале (Бөекбритания), Каһирә Халыкара фестивале (Мисыр), Дубай Халыкара кино фестивале (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Африка, Азия һәм Латин Америкасы киносы фестивале (Италия).

2017 нче елда «Женский день» фильмы XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» бүләгенә лаек булды.

Керү бәясе: 100 сум

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий