«Мир» кинотеатры кыска метражлы кино көненә чакыра

Елның иң кыска көнендә - 21 нче декабрьдә «Мир» кинотеатры «Кыска метражлы кино көне» Бөтенрәсәй акциясенә кушыла. Акциянең төп бурычы булып илнең кыска метражлы фильмнарын үстерү һәм аларны төрле мәйданнарда тәкъдим итү тора.

Шулай ук 21 нче декабрьдән 22 нче декабрьгә каршы төндә «Мир» кинотеатрында Татарстанның яшь режиссерлары катнашында «Кыска метр төне» узачак.

Тамашачыларга үз эшләрен Айдар Габдрахманов («Он, она и робот» фильмы), Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллин («Свет веры» фильмы), Ләйлә Сәләхетдинова («Киномәүлид» җыентыгы) һәм Рәсәй Ислам институты шәкертләре («Последний шанс» һәм «Дисперсия» фильмнары) тәкъдим итәчәк.

Башлану вакыты: 22:00 сәгатьтә.

Керү бушлай.

Халыкара кыска метражлы фильмнар көне бу көндә 2011 нче елдан Франция кино оешмасы теләге буенча уздырыла башлый. Җәмгыять күрсәтүләре төрле мәйданнарда уза: кинотеатрларда, театрларда, телеканалларда, югары уку йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, интернет-порталларда, сәүдә үзәкләрендә һәм музейларда. 2014 нче елда акция беренче мәртәбә Рәсәйдә уздырыла һәм Рәсәй кинематография берләшмәсеннән яклау таба. 2017 нче елда «Кыска метражлы кино көне» Рәсәйнең 49 төбәгендә һәм дөньяның 12 илендә ике йөздән артык мәйданда үткәрелә.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий