«Мир» кинотеатрында Алман киносы көннәре башланып китте

Шушы көннәрдә «Мир»  кинотеатрында Алман киносы көннәре старт алды. Чара Герман-Рәсәй яңа технологияләр институты КНИТУ-КАИ һәм Казан шәһәренең DAAD мәгълүмати үзәге ярдәмендә «Татаркино» мәдәни оешмасы тарафыннан оештырыла.

Фестиваль фильмнарын Гёте исемендәге Институт тәкъдим итә, генераль партнер – «Siemens» компаниясенең Казандагы рәсми вәкиллеге.

Ачылу тантанасының мәртәбәле кунаклары буларак чараны оештыручы, Алман үзәге җитәкчесе Клаудия Ульбрих, доктор, Ильменау Техник Университетының ГРИНТ проекты җитәкчесе (Германия) Франк Марч, Гёте исемендәге Институт фильмнары архивының җитәкчесе (Мәскәү) Ирина Гончарова һәм Рәсәйдәге «Siemens» компаниясенең вице-президенты Мартин Гитзельс чыгыш ясадылар.

Тамашачыларны һәм кунакларны «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сәламләде: «Милли кино көннәрен уздыру – безнең оешманың төп юнәлешләренең берсе. Безнең узган ел Алман киносы көннәрен уңышлы уздыру буенча тәҗрибәбез булды инде. Без мондый кунакларга һәрвакыт шат, чөнки сезнең кино – сезнең мәдәният белән генә танышу мөмкинлеге түгел, ә безнең хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен халыкара дәрәҗәдә беркетү дә. Ышанып әйтә алам: Алман киносы көннәре программасындагы фильмнар һәртөрле кино яратучының кичен бизи ала», - дип белдерде җитәкче.

«Минем бик тә узган елгы уңышны кабатлыйсым килде. Без ул вакытта Алман киносы көннәрен беренче мәртәбә уздырдык һәм фестивальнең һәр көнендә зал тулы иде, - дип үз кичерешләре белән уртаклашты Клаудия Ульбрих. – Сездә бик аралашучан тамашачы, шуның өчен без быел үз программабыздагы фильмнарны бик рәхәтләнеп уртага салып сөйләшәчәкбез. Соңгы елларда алман киносы төрлеләнә башлады. Алман фильмнарын төрле танылган дөнья кино бәйгеләре җиңүчеләре рәтендә очрату да алман киносының сыйфат һәм кинематография билгеләре ягыннан үсешен күрсәтә».

Чыннан да, Алман киносы көннәренең ачылу тантанасына 300гә якын кеше җыелды һәм узган елның рекордлы саннары тагын да үсте. Кино көннәрен режиссёр Марен Аденың «Тони Эрдманн» комедиясе ачып җибәрде. Фильм тамашачыларда төрле караш һәм кичерешләр уятты. Тамашачыларның һәрберсе мондый чараларны уздыруның ни дәрәҗә мөһим булуын билгеләп үтте. Менә аларның кайбер фикерләре:

«Алман киносы көннәренә мин икенче ел рәттән киләм. Гомумән, «Мир» кинотеатрында мондый чаралар бик еш уздырыла һәм миңа ниндидер үзенчәлекле тамашаны күзәтү бик кызык. Узган ел алманнар мине гаҗәпләндерә алды, быел да булдыра алырлармы икән?!» (Мария, 19 яшь).

«Мин кинематограф белгече түгел, ләкин Алман киносы көннәрендә күрсәтелгән сурәтләр – бу Голливуд түгел, ә ниндидер үзенчәлек. Әлегә аларның төп стильләрен аерып әйтә алмыйм, ләкин кәефе буенча ул чиста Ауропа киносы» (Руслан, 21 яшь).

«Мин алман телен өйрәнәм, шуңа күрә үз телендә күрсәтелгән фильмнар телне кабул итү эшен җиңеләйтә. Аларның фильмнары, әлбәттә, бик үзенчәлекле: мин шәхсән үзем, мәсәлән, бүген күрсәтелгәннәрнең барысы да зур экранга чыгарга тиеш иде дип санамыйм» (Лилия, 19 яшь).

«Миңа бик ошады! Бәягә уннан унны куяр идем! Мондый чаралар башка халыкларның көнкүрешен өйрәнү һәм мәдәниятләренә күз салу ноктасыннан бик файдалы» (Денис, 21 яшь).

«Фильм искиткеч! Аларны безнең шәһәрдә ешрак күрсәтергә кирәк, бу кинотеатрда нәкъ шушы эш башкарыла да бугай инде. Программаның тагын бер генә фильмын карау өчен вакыт табарга тырышачакман. Ничек тә табарга кирәк!» (Вероника, 45 яшь).

Алман киносы көннәре «Мир» кинотеатрында 24 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы фестиваль программасында 7 фильм. Алар Германиядә соңгы елларда төшерелгәннәр һәм алман кинематографиясенең сыйфатлы үрнәкләренә иң яхшы дәлил булып торалар.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий