«Мир» кинотеатрында Белоруссия киносы көннәре башланып китте

22 нче ноябрьдә «Мир» кинотеатрында Белоруссия киносы көннәре ачылышы узды. Чарада Беларусь Республикасы Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев катнашты.

«Чара Татарстан һәм Беларусь арасындагы мәдәни хезмәттәшлек килешүе нигезендә уза, - дип билгеләде илчелек вәкиле. - Әлеге мәдәни көннәрнең үз тарихы бар, чөнки 2015 нче елда ук Казанда Белоруссия киносы көннәре узган иде. Ул вакытта чара шулай ук «Мир» кинотеатрында узды».

Быел Казан тамашачыларына Беларусь режиссерлары төшергән дүрт фильм тәкъдим ителә.

«Казан тамашачысы өчен сайлап алынган фильмнар ерак һәм күптәнге елларга бәя әзерли. Мондый нәтиҗә үзе үк Белоруссия киносы көннәренең зур әһәмияткә ия мәдәни вакыйга булганлыгын күрсәтеп тора. Белоруссия белән Татарстанның мәдәни хезмәттәшлеге бүген генә башланып китмәде. Хезмәттәшлек нәтиҗәләре ике як республикада да билгеле мәдәни күрсәткечләргә ирешү өчен юнәлдерелгән. Без әлеге килешүнең дәвамлы булуына бик шат», - дип тәмамлады Олег Исаев.

Искәртеп узыйк, быелгы җәйдә Минск шәһәрендә Белоруссиядә Татарстан мәдәнияте Көннәре узган иде.

Белоруссия киносы көннәре «Мир» кинотеатрында 22 нче ноябрьдән 25 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программага «Беларусьфильм» милли кино студиясе сайлап алган дүрт фильм теркәлгән:

- «Следы на воде» (2017 нче ел) – тарихи-маҗаралы детектив. Николай Ильинскийның «Чужой среди своих» зур вакыйгаларга корылган романына нигезләнеп төшерелгән фильм;

- «Тум-Паби-Дум» (2017 нче ел) – балалар йортында тәрбияләнгән яшүсмер турында яхшылыкка өйрәтә торган кызыклы гаилә фильмы;

- «Не игра» (2018 нче ел) – хәрби хезмәтнең кешене тамырдан үзгәртә алуын күрсәткән фильм ил гаскәрләре тарихын бөтен тирәнлегендә сурәтли;

- Яшь режиссерларның тәүге эшләрен туплаган «Мы» киноальманахы (2017 нче ел) – замана шәһәренең яшәүчеләре хакында биш кыска хикәятне туплаган кино җыентыгы.

Белоруссия киносы көннәренең барлык фильмнарын карау бушлай. Белоруссия киносы көннәренә рәхим итегез!

Пресс-релиз
23 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий