«Мир» кинотеатрында Чыңгыз Айтматов повестена нигезләнгән фильм күрсәтелә

13 нче декабрь «Мир» кинотеатрында күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган махсус күрсәтү уза: язучының танылган повестена нигезләнеп төшерелгән Төркиянең «Красная косынка» фильмы күрсәтеләчәк. Төрек режиссеры Әтиф Йылмазның лентасы 1977 нче елда төшерелгән.

Ерак юлларга йөрүче машина йөртүче Ильясның Асия исемле яшь хатыны һәм Сәмлет исемле кечкенә улы бар. Аларны мәхәббәт берләштерә, ә көнләшү, хәмер һәм озакка аерылып тору араларын салкынайта. Бервакыт ул бөтенләй югала. Озак көтүләрдән соң, Асия сөйкемле Кәмситнең хисләрен кабул итә. Сәмлет аны әтисе дип саный. Көннәрдән бер көнне татулашкан гаиләгә Ильяс кайтып керә...

Чыңгыз Айтматов иҗаты - хәзерге кинематографта еш очрый торган исем. Күп кенә кино белгечләре Чыңгыз Айтматовны иң төшерелә торган язучылардан исәпли.

Язучы үз әсәрләрен милли риваятьләргә нигезләнеп иҗат итүен билгели, ләкин ул аларга үзеннән кабатланмас чынбарлык рухын өсти. «Минем юнәлеш – эпик хикәяләүнең реалистик прозасы. Мин үземне хыялый әсәрләр, бестселлер һәм детектив авторлары буларак күрмим. Минем үз юлым», - дип үз иҗатын төптән бәяләгән Чыңгыз Айтматов.

Сезне «Мир» кинотеатрында 13 нче декабрь 13:30 сәгатьтә ктөеп калабыз.

Керү бәясе: 100 сум.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий