«Мир» кинотеатрында фильмы Мәскәү җыентыгына кертелгән Казан режиссёры белән очрашу

13 нче март 18:30 сәгатьтә иң яхшы Рәсәй кыска метражлы фильмнарын үзенә туплаган «Русское краткое» җыентыгының премьера алды күрсәтүе һәм җыентыкка фильмы кертелгән Казан режиссёры Әмир Сәльянов белән иҗаду очрашу уза.

Әмир Сәльянов – яшь һәм сәләтле Татарстан режиссёры. Аның беренче җитди эше – «Потерянный путь» кыска метражлы нәфис фильмы, һәм беренче эшкә шундый уңыш! Фильм «Русское краткое» җыентыгының өченче чыгарылышына кертелгән. Бу вакыйга фильмны бар Рәсәй тамашачылары күзәтә алачак дигән сүз.

Татарстанның яшь режиссёры белән сез дә таныша алачаксыз. 13 нче мартта җыентыкның премьера алды күрсәтүләрендә Рәсәй киносының бүгенгесе һәм киләчәге хакында әңгәмәләр дә узачак.
Җыентыкның өченче чыгарылышында Рәсәйнең төрле почмакларыннан биш тарих тупланган — Архангельсктан алып Сахалинга кадәр.

Заманча «Светлячок» романтик комедиясе Северодвинск шәһәрендә төшерелгән. Архангельскның «Не для речки» музыкаль фильмы шәхси мөнәсәбәтләрне дә диңгез төеннәре сыман нык итеп бәйләргә өйрәтә. Юл буенда сакта торган Казан юл иминлеге хезмәткәре үзе туктаткан машина багажнигын ачып, гомерен мәңгелеккә үзгәртә...» («Потерянный путь»). Красноярскның «Тамара» новелласы эшендә кырыс холык күрсәтеп, шәхси тормышында ярдәмгә мохтаҗ хатын-кыз тарихын сурәтли. Сахалинның «В объятиях моря» кыска метражлы фильмы чын дуслык һәм хушлашу тарихын шигъри төстә сөйли.

Чарага керү бәясе: 300 сум.

16+

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий