«Мир» кинотеатрында Франция фильмнары күрсәтеләчәк

Казан апрель аеның беренче ялларын француз киносы көннәре белән каршы алачак.

1-3 апрельдә «Мир» кинотеатрында Франция авторларының төрле жанрдагы фильмнары күрсәтеләчәк.

Француз киносы көннәрен РКПО «Альянс Франсез-Казан» үзәге, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра.

Ачылу тантанасы 1 апрель 18:00 сәгатьтә булачак. «Мир» кинотеатрында «Вдохновение», «Гармония» ансамбльләре һәм Татарстан Республикасының халык артисты Люция Исмәгыйлева җитәкчелегендәге «Экспромт» кыллы квартеты Франция атмосферасын тудырачак. Тамашачылар белән «Альянс Франсез-Казан» Француз теле һәм мәдәнияте үзәге директоры урынбасары Гөлшат Камалова һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова очрашачак.

Француз киносы көннәре репертуары һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп сайлап алынган: драма да, комедия дә, детектив та, вестерн да, мультфильм да бар.

Әлеге чара кысаларында барлык фильмнар да оригинал телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк. Билетларны кассада яки «Мир» кинотеатры сайтында броньларга мөмкин.

дни француского кино 1300х1900 copy.jpg
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий