«Мир» кинотеатрында һинд фильмы премьерасы

19 һәм 22 мартта «Мир» кинотеатрында, «Панорама» кинофестивале кысаларында, «Радхе Шьям» дигән һинд фильмы күрсәтеләчәк.

qw6lFEKq6M8.jpg

«Радхе Шьям» – 1960-70 нче елларда Европада хиромант Викрам Адитиның романтик мәхәббәт тарихы.

1978 елда Италиядә Викрамадитья дөньякүләм танылган хиромант дәрәҗәсенә ирешә. Мәхәббәткә ышанмаган егеткә «Хиромант Эйнштейн» кушаматын тагалар, ә ул уйламганда табибә Преранага гашыйк була. Алар поездда танышалар, ләкин соңыннан аерылышалар.

Көннәрдән бер көнне Викрамадитья бизнесмен Ананд Раджпутның куллары буенча гомер юлын юрый. Викрамадитья киләчәкне аның файдасына әйтмәгәнгә, Раджпут кешеләре юраучыны артыннан куалар, ул авариягә эләгә, нәтиҗәдә Прерана эшли торган хастаханәдә дәвалана. Алар бер-берсенә гашыйк булалар. Ләкин Прерананың абыйсы Викрамадитьядан ерак торырга боера.

Һинд киносы, нинди булуына карамастан – региональ киномы яки Болливуд киносымы, безнең җәмгыятьтә мөһим роль уйный. Соңгы елларда технологик казанышлар һинд кинематографистларының иҗади мөмкинлекләрен тагын да камилләштерделәр. Шуңа да карамастан, алгарыш Һиндстанның мәдәни кыйммәтләрен юкка чыгара алмады, фильмнар оригинальлекне, миллионлаган тамашачы игътибарын җәлеп итә торган кабатланмас бизәлешне саклап калды.

Керү билетларын кинотеатр кассасыннан  яки https://kinoteatr-mir.ru/ сайтыннан алдан алырга киңәш итәбез.


Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий