«Мир» кинотеатрында Казан Кремлендә Җәмигъ мәчете төзелеше тарихына багышланган «Кол Шәриф. Яңарыш» кинотасмасы күрсәтеләчәк

21 май көнне 12:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Аярис» мәдәни үзәге тарафыннан Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән төшерелгән «Кол Шәриф. Яңарыш» кинотасмасы тәкъдир ителә.

«Аярис» мәдәни үзәге президенты Татьяна Михайлова хәбәр иткәнчә, тамашачылар өчен фильм бушлай күрсәтелә: «Күптән түгел кинотасманы Мәскәү һәм Санкт-Петербург тамашачысы карады. Без кешеләрне мәчетне торгызу тарихы һәм Татарстанның рухияте белән таныштырабыз. Фильмның лейтмотивында - мәдәният һәм конфессияләр балансы».

Фильмда XX-XXI гасырлар чигендә Казан Кремленең Җәмигъ мәчетен торгызу тарихы яктыртыла. Кол Шәриф XVI гасырда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казанны алган чорда югалган милли чалымнарны Казан Кремленә кабаттан кайтару символына әверелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы беренче Президенты (1991-2010) Минтимер Шәймиев мәчетне торгызу турында болай ди: «Мәчет язмышы - халык язмышы. 90 нчы еллар башыннан алып бүгенге көнгә кадәр кыска вакыт эчендә шактый юл узылды. Бу үҗәтлегебезне дәлилли, шигаребез дә шул хакта бит – БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ! Без моңа ышандык!»

Республика халкы бүгенге көнгә кадәр Татарстанның интенсив үсеше өчен, һәм, аерым алганда, тарихи гаделлек һәм республиканың ике төп конфессиясенең бердәмлеген торгызган өчен Минтимер Шәриповичка рәхмәтле.

«Кол Шәриф. Яңарыш» фильмы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Фильм ике телле, экранда субтитрлар рус телендә барачак.

АФИША Кул Шариф а3 золото.png


Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий