«Мир» кинотеатрында «Хәлимә» фильмы күрсәтүләре башланып китә

27 нче октябрьдән тамашачылар «Мир» кинотеатрында Татарстанның «Хәлимә» фильмын карый ала. Бүгенге көндә республикада фильмны барлыгы 3500 тирәсе кеше караган. Кино Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгы гранты хисабына төшерелгән. 

Фильмның кыскача тарихы: 
“Казанның дәрәҗәле мәктәбенең бер көйгә салынган халәтен бер укучының Женева шәһәрендә урнашкан кеше хокукларын яклау буенча оешмага укырга җибәрелү мөмкинлеге боза. Сайлап алу өчен нотыклар әзерләү эше барышында, башта берәү дә унберенче сыйныфка яңа укучы килгәнлеген сизми. Хәлимә мәктәптә башкалардан аерылып тора, чөнки ул бүгенге көн яшьләренә охшамаган. Аның дөньяга һәм дингә, дуслык һәм мәхәббәткә карашлары башка яшьтәшләреннән артык аерыла. Урын өчен көрәш кискенләшә барган саен, Хәлимә башка балалар, аларның әти-әниләре һәм мәктәп укытучыларының нәфрәтен ныграк тоя бара. Хәлимәнең уңышларыннан көнләшү һәм аларны кабул итәргә теләмәү ахыр чиктә вакыйгалар борылышына алып килә...” 
12+ 


Режиссеры: Юлия Захарова 
Рольләрдә: Ренат Тукбаев, Хадиҗә Юнысова, Камил Йосыпов, Марсель Мәхмүтов, Алексей Зильбер 
Продюсеры: Миләүшә Айтуганова 

Фестивальләр һәм бүләкләр: 
XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале, Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләренең махсус «Ак фил» бүләге 
Calcutta International Cult Film Festival (Һиндстан) – дин хакында иң яхшы фильм 
Cult Critic Movie Awards (Һиндстан) – кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан дин хакында иң яхшы фильм бүләге 
Move me Productions Belgium-Festival – Бельгия фестиваленең финал катнашучысы 
ARFF Berlin// International Awards (Германия) – бәйге программасы 
Religion Today Film Festival (Италия) – бәйгенең төп программасы 
Асуан Халыкара хатын-кызлар киносы фестиваленең бәйгедән тыш катнашучысы 
Халыкара Евразия кино фестиваленең бәйгедән тыш катнашучысы 

«Хәлимә» фильмының «Мир» кинотеатрында күрсәтелү тәртибе: 

27 нче октябрь – 17:20 сәгатьтә 
28 нче октябрь – 17:00 сәгатьтә 
3-6 нчы ноябрь көннәрендә - вакыты ачыклана 

Тулырак мәгълүмат белән кинотеатрның рәсми сайт битләрендә таныша аласыз: kinoteatr-mir.ru
Пресс-релиз
23 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий