«Мир» кинотеатрында кино клубы тәкъдим ителеше узды
«Мир» кинотеатрында кино клубы тәкъдим ителеше узды. Татарстан режиссеры Айдар Габдрахманов тамашачы хөкеменә үзенең «Он, она и робот» фильмын чыгарды. Фильм инновация шәһәре Иннополиста төшерелгән.
Соңыннан режиссер «Ничек арзанлы, ләкин сыйфатлы фильм төшерергә?» темасына багышланган мастер-класс үткәрде. Тамашачылар кыска метражлы фильмны зур кызыксыну белән көтеп алды һәм авторга үзләренең күп кенә кызыксындырган сорауларын да яудырырга өлгерделәр.
Кино клубының чираттагы җыелышы февраль аена билгеләнгән.