"Мир" кинотеатрында "Нуриев сезоннары" старт ала

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты Казанга килеп җитте. Оештыручылар 2020 елда проектны Уфа белән Казанда күрсәтергә теләгәннәр, әмма, пандемия сәбәпле, уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр булганнар.

Әлеге халыкара проект югары сәнгатьне бәяли белүчеләр өчен. Берничә ел элек проектны оештыручылар грант откан, бу финанслар 2023 елда дөнья күрәчәк ике документаль фильм төшерүгә тотылган. Шулай ук грант акчасына Рудольф Нуриевның моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган портретлары белән Грациано Аричи эшләреннән фотоэкспозиция оештырылган, «Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» фильмы яңартылган һәм субтитрлар өстәлгән. Әлеге итальян фильмында Рудольф Нуриев соңгы ролен башкарган.

6f05ca4aa593cf3fff0c86a50f28fab8.jpg

2023 елда дөньякүләм танылган биюченең тууына 85 ел тула. Бу вакыйгага махсус ике документаль тасма әзерләнә: «Рудольф Нуриев. Борынгы утрау» һәм «Рудольф Нуриев. Соңгы бию». Артист үзенең соңгы биюен Будапештта башкарган, ул анда Фәрештә ролендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Нуриев турындагы хатирәләре белән балетмейстер Вячеслав Михайлович Гордеев уртаклашты. Рудольф Нуриев образы аның өчен тормышында үзенчәлекле маяк булып тора. Вячеслав Михайлович биюченең эшкә сәләтлелегенә соклануын яшерми һәм Нуриевны кабатланмас темпераментка ия кеше дип атый. Балетмейстер аның белән 1973 елда Нью-Йоркта «Метрополитен» театрында таныша. «Нуриев арыган кыяфәттә иде, әмма идеаль формада булу өчен һәр иртә тырышып шөгыльләнде. Уйлап карагыз: калганнар елына 60 спектакльдә чыгыш ясаганда, Рудольф 200 спектакльдә катнаша иде. Бу искиткеч зур аерма!»

6239fa22852b9_photo_2022-03-22_19-29-47.jpg

Проектта катнашу өчен, Россиягә бөек биюченең дусты Лиза Сотилис та килде. Ул «Нуриев сезоннары»н оештыручыларга бүләк иткән картинасын күрсәтте. Лиза ханым Нуриевны «җирне яктырткан Яктылык» дип атады, җылы хатирәләре белән уртаклашты. Лиза биюченең талантын Мария Каллас таланты белән чагыштыра.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Нуриев сезоннары» проектын аның исемен һәм талантын реабилитацияләү дип атады. «Мир» кинотеатрында тамашачылар ике нәфис фильм һәм биш документаль тасма күрәчәк. 23 мартта 18: 30 сәгатьтә кинотеатрда Рудольф Нуриевның моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган портретлары белән Грациано Аричи эшләреннән фотоэкспозиция ачыла, аңа кадәр, 17 сәгатьтә, теләге булган һәркем Нуриев һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаша ала.

6239fa0a4b376_photo_2022-03-22_19-29-58.jpg

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий