«Мир» кинотеатрында «Oscar Shorts 2019» фестивале уза

«Мир» кинотеатрында «The Oscar Shorts» махсус программасын күрсәтү узачак.

Фестиваль программасына узган елның иң яхшы сурәтләре тупланган һәм аларны хәзер тамашачы хозурына чыгаралар. Тамашачы Кызыл Бүрек һәм Кар Бөртеге маҗараларының әкияттәге чын дөресен «Тошнотворные стишки» мультфильмы аша белә ала, «Вечеринки в саду» мультфильмында күңелле бака язмышы сурәтләнә, ә «Пустое пространство» фильмында фәлсәфә хакында уйланыла.

Программага узган елның иң яхшы кыска метражлы фильмы булып танылган «Молчаливый ребёнок» хисле тарихы теркәлгән, ул саңгырау кыз Либби хакында сөйли.

Фестивальнең барлык фильмнары да үз телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк. Программаның гомуми дәвамлылыгы 93 минутны тәшкил итә.

Фестивальнең тулы программасы:

 

The Silent Child / Молчаливый ребёнок
Реж. Крис Овертон, Бөекбритания, 20 минут

Эшләре күп булган Сью һәм Пол саңгырау кызлары Либбины мәктәпкә әзерләү өчен социаль хезмәткәргә мөрәҗәгать итәргә булалар. Джоанн һәм Либби шунда ук бер-берсе белән уртак тел таба, ә кыз бик теләп Британия ишарәләр телен өйрәнүгә керешә.

 

Garden Party / Вечеринка в саду
Реж. Габриэль Грэпперон, Виктор Кэйр, Франция, 7 мин.

 Ташландык йортта ике бака әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә.

 

Negative Space / Пустое пространство 
Реж. Ру Кувахата, Макс Портер, Франция, 6 мин.

Сэмның әтисе, өйләрендә сирәк булуга карамастан, улы белән аралашу җаен таба һәм аны дөрес итеп шәхси кирәк-яракларын урнаштырырга өйрәтә.

 

Revolting Rhymes / Тошнотворные стишки 
Реж. Джейкоб Шан, Джен Лахауэр, Бөекбритания, 60 мин.

Язучы Роалд Далның кызыклы хыялланулары. Танылган әкият каһарманнары белән чынлыкта нәрсә булган? Золушка, Кар Бөртеге, җиде гном нинди булган? Ә Кызыл Бүрек белән Соры Бүре? Сүз уңаеннан, нәкъ ул әлеге мультфильмда хикәяләүче вазыйфасын башкара да инде! Мультфильм ике өлештән тора. Аларның һәрберсендә без яраткан әкият каһарманнары белән кабаттан күрешү мөмкинлегенә ия була алабыз. Тамашачыны кызыклы һәм тылсымлы әкият дөньясы көтә...

 

Фестиваль күрсәтүләре «Мир Фестивалей» иҗат компаниясе һәм «Татаркино» мәдәният оешмасы тарафыннан оештырылган.

 

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий