«Мир» кинотеатрында SHNIT CINEMAS фестивале узачак

Copy of logo shnit.png


18 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә кадәр, «Мир» кинотеатрында SHNIT CINEMAS-2018 Халыкара кыска метражлы фильмнар фестиваленең 7 иң яхшы фильмын күрсәтүләр уза. 

SHNIT кыска метрлы Халыкара фестивале беренче мәртәбә 2003 нче елда Швейцариядә оештырыла. Shnit фестивале — унбишьеллык тарихы булган сирәк кәрәзле кыска метражлы фильмнар фестивале. Ул берьюлы биш континентта бара һәм, 30 мең кешене берләштереп, иң эре шәһәрләрдә уза. Рәсәй SHNIT CINEMAS фестивален беренче тапкыр 2014 нче елда кабул итә, шул елдан безнең ил фильмнары фестиваль программасында күренә башлый. 
Фестивальнең быелгы темасы — «Иң авырларын» (Going wild). Халыкара бәйгенең быелгы сайлап алуларында барлыгы өч меңнән артык гариза катнашкан. Алар дөньяның 136 иленнән һәм шулар арасында 250гә якын гариза - Рәсәй режиссерларыннан. Халыкара бәйгенең фильмнары үз телендә русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк, ә Рәсәй фильмнарында — инглиз субтитрлары. 

Copy of Instagram 1080x1080.jpg


«Мир» кинотеатрында SHNIT CINEMAS фестиваленең фильмнар программасы һәм тасвирламасы: 
Гомуми дәвамлылыгы – 80 минут 

Майский день (реж. O. Мэгис & Ф. Де Бюль) 
22 мин, Бельгия, 2017 
Тьерриның кунак бүлмәсенә берничә кеше җыелган. Аларның берсе дә бер-берсен белмиләр, ләкин алар барысы да анда үз хыялларын тормышка ашыру өчен җыелганнар. Алар үзләренә эш табарга телиләр... һәм бик тиз арада! Без Брюссельдә, шулай булгач, барысы да уйланган буенча бармый. 

Хорошего траура (реж. Ян Морган) 
10 мин, Южная Африка 2018 
Фильм Тед хакында кара комедия, ул үз эшен бик ярата. Бервакыт аңа Сандрин дәгъва белдерә һәм әлеге әңгәмә көтелмәгән борылышлар ала башлый. 

Лалай-балалай (реж. Руслан Братов) 
13 мин, Россия 2017 
Күңелсез әйләнчек һәм Олег Маратович турында кызыклы тарих. 

Интернет-гангстеры (реж. Сэм Фридландер) 
6 мин, США 2017 
Ике Нью-Йорк киллеры мәгълүматчыны үтерергә җибәреләләр, ләкин яңа технологияләрнең мафия өчен бик куркыныч көч булуын абайлап алалар. 

Катастрофа (реж. Джамиль Ванвингарден) 
2 мин, Нидерланды 2017 
Кош читлектә үлеп китә һәм фильмда бар игътибар песигә күчә. Ул кошка ярдәмгә итәргә тели, ләкин, шул рәвешле, хәлне начарайта гына бара. 

Горная лихорадка (реж. Фредерик Хамбалек) 
8 мин, Германия 2017 
Альпинистлар тау кыясында югары биеклектә калалар. Берсе хәбәрсез юкка чыга һәм калган иптәшләре аны эзләү эшенә күчәләр. 

Любовь-морковь (реж. Аксель Куртье) 
15 мин, Франция 2017 
Оскар Монгошт тәмле ашарга ярата, ләкин, шуңа карамастан, ул үзенең вегетариан күршесе мисс Керротка гыйшык тота. Бу дәртле хискә уңыш елмаймас кебек, чөнки күршесе яшелчә генә ашап тора, ә ул аларны бөтенләй яратмый. Барысы да күрше хатыны Монгоштны кичкә ашка чакырганнан соң кисәк кенә үзгәрә. 


Күрсәтелеш тәртибе: 
18 нче октябрь, 16:40 
19 нчы октябрь, 22:20 
20 нче октябрь, 19:10 
21 нче октябрь, 20:10 
22 нче октябрь, 18:20 
23 нче октябрь, 18:10 
24 нче октябрь, 20:00 
25 нче октябрь, 20:20 
26 нчы октябрь, 19:00 
27 нче октябрь, 18:30 
28 нче октябрь, 18:20 

Керү бәясе: 
300 рублей. 

Өстәмә мәгълүмат кинотеатрның рәсми сайтында: http://www.kinoteatr-mir.ru/
Пресс-релиз
17 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий