«Мир» кинотеатрында Татарстанның яңа проектын тәкъдим иттеләр

Шушы көннәрдә «Мир» кинотеатрында «И в шутку, и всерьез» кыска метражлы балалар фильмнары җыентыкларын тәкъдим итү кичәсе узды. Проект «Сотворение» балалар киносын үстерү фонды һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган.

Әлеге җыентык өчен 18 кыска метражлы фильм төшерелгән. Барлыгы фильмнарда 70тән артык бала катнашкан һәм алар 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары.
Проектның режиссёры – Эдуард Габидуллин. Ул 6 елдан артык балалар киносы төшерү белән шөгыльләнә. Фильмнарның сюжет сызыклары төрле-төрле: белем алу, дуслык, замана гаджетлары, беренче мәхәббәт, хыяллар... Һәрбер мәсьәлә балалар һәм яшүсмерләр өчен мөһимнәр рәтеннән.

Балалар киносын төшерү – гаять катлаулы җыелма вазыйфа. Кечкенә кызыксынучыларның һөнәри актерлык белемнәре юк, шуңа күрә режиссерларның күп көчләре, фильмны төшерер алдыннан, балаларны зур җаваплылыкка әзерләүгә китә. Сайлап алуларда югары сәнгать осталыгына ия балалар катнашканнар. Соңыннан алар өчен актерлык осталыгы буенча махсус укулар оештырылган. Анда яшь катнашучылар кабатлау алымнары һәм нәфис фильмнар төшерү серләре белән якыннан таныша алган.

Хәзер яшь актерлар кызыл келәмнән атлый. Аларга махсус мактау таныклыклары һәм үз фильмнары белән бүләкләү дисклары тапшырыла. Катнашучыларга төп бүләк – тамашачылар мәхәббәте һәм алкошлары.

Алга таба фильмнар кино һәм телевизор караучылар хозурына җибәрелә. Алар Татарстан кинотеатрларында гына түгел, ә шулай ук Рәсәй һәм Белоруссиянең 100дән артык телеканалларында да күрсәтелер дип көтелә.

Пресс-релиз
16 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий