«Мир» кинотеатрында яңа кино кафесы эшли башлый

2018 нче елның декабре «Татаркино» дәүләт мәдәни оешмасы өчен «Фестивальное» кино кафесы ачылуы белән игътибарга лаек. Әлеге мәйдан кино чараларын яңа киңлектә уздыру өчен моңа кадәр булмаган мөмкинлекләр ачачак һәм милли кинематографны үстерү өчен үзенчәлекле урынга әвереләчәк дип көтелә.

Кино кафесын исемләү уе Татарстанның иң зур кино форумы – Казан Халыкара мөселман киносы фестивале уздырылу белән бәйләнгән. Шулай ук «Мир» кинотеатрының, Казанның башка кино күрсәтү үзәкләреннән аермалы буларак, төрле жанрдагы фестиваль фильмнарын күрсәтүе белән танылганлыгы да исәпкә алынган.

Кино кафесы нигезендә «Татаркино» яңа фильмнар күрсәтү, иҗади бәхәс һәм түгәрәк өстәлләр оештыру өчен даими кино клубы оештырып җибәрә.

Чаралар кино белгечләренә генә түгел, ә гади кино сөючеләргә атап та уздырылачак.

Яңа «Фестивальное» кино кафесы эшчәнлеге турында тулырак «Татаркино» җитәкчесе Миләшү Айтуганова сөйләячәк.

 

Хөрмәтле матбагачылар!

Сезне «Татаркино» дәүләт мәдәни оешмасының еллык матбугат очрашуына чакырып калабыз. Очрашу 17 нче декабрь 11:00 сәгатьтә «Фестивальное» кино кафесында узачак. Матбугат очрашуына керү теркәлү буенча башкарыла.
Матбугат очрашуында катнашырга теләүчеләр өчен теркәлү pr@tatarkino.ru электрон адресы аша уздырылачак.

 

Көтеп калабыз!

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий