«Мир» кинотеатрында үзбәк фильмнары күрсәтәчәкләр

18 нче һәм 19 нчы декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында Үзбәк фильмы көннәре узачак. «Мир» кинотеатрында тамашачылар хозурына үзбәк режиссерларының биш фильмы тәкъдим ителәчәк.

Кино программасы үз эченә өч нәфис һәм ике документаль сурәтләрне туплаган: «Дом отца» – үз йортында ялгыз калган өлкән кеше язмышы сурәтләнеше; «Хазонрезги» – бер-берсенә гашыйк ике йөрәкнең тормыш авырлыклары белән очрашуын сурәтләгән гаилә мелодрамасы; «Сарвкомат дилбарим» – Чыңгыз Айтматовның «Тополёк мой в красной косынке» әсәренә нигезләнеп Үзбәкстан Президенты боерыгы буенча төшерелгән кино; «Слово Абая» – күренекле казах шагыйре Абай Күнәнбай тарихы; «Ватан ичра муъжас Ватан» – гражданнарның үзидарә институты һәм аның үзбәк халкы яшәешендә булган әһәмияте турындагы фильм.

Үзбәк киносы көннәре барышында Казанга Үзбәкстан делегациясе киләчәк. Аның составына «Слово Абая» фильмы режиссёры Александр Гамиров һәм халыкара элемтәләр буенча бүлек җитәкчесе Өметҗан Зөннәнов та кертелгән.

Шулай ук 2019 нчы елда Үзбәкстанда җавап йөзеннән Татарстан киносы көннәре уздырылачак.

Үзбәк киносы көннәренең ачылышы «Мир» кинотеатрында 18 нче декабрь 19:00 сәгатькә билгеләнгән.

Керү бушлай. Рәхим итегез!

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий