«Мир» сезне Яңа ел төнендә галәмара сәяхәткә чакыра

2018 нче елның 24 нче декабреннән 2019 нчы елның 7 нче гыйнварына кадәр «Мир» кинотеатрында гаилә өчен Яңа ел тамашасы оештырыла.
Яшь тамашачыларны төрле әкият һәм мультфильм каһарманнары белән очрашу көтә: Джек-Воробей, Дракула һәм Дракулина, Губка Боб, Симка һәм Нолик фиксикләре, оча торган диңгез җанварлары һ.б.
Зур Яңа ел тамашасы беркемне дә битараф калдырмый. Әлбәттә, сезне әлеге кичтә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу көтә. Соңыннан яраткан геройларыгыз белән бушлай фотосәяхәт тә каралган.
Спектакльнең дәвамлылыгы: 45 минут.
Чыршы әйләнәсе: 30 минут.
Чараның гомуми дәвамлылыгы: 1 сәгать 15 минут.
Яшь чикләве 0+ (өч яшькә кадәрге бала өлкән караучысы белән, аерым урын алмыйча, бушлай керә ала)
Яңа ел тамашасы программасы:

ДЕКАБРЬ

24.12 (дүшәмбе) – 18:00
25.12 (сишәмбе) – 18:00
26.12 (чәршәмбе) – 15:00
27.12 (пәнҗешәмбе) – 17:00
28.12 (җомга) – 18:00
29.12 (шимбә) – 11:00, 15:00
30.12 (якшәмбе) – 14:00

ЯНВАРЬ

02.01 (чәршәмбе) – 15:00, 18:00
03.01 (пәнҗешәмбе) – 12:00, 16:00
04.01 (җомга) – 12:00, 16:00
05.01 (шимбә) – 11:00, 15:00
06.01 (якшәмбе) – 12:00, 16:00
07.01 (дүшәмбе) – 15:00

Билетлар кинотеатр кассаларында һәм kassir.ru сайтында.
Пресс-релиз
3 Декабря 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий