«Мулла» кабаттан зур экранда!

Татарстанның «Мулла» фильмы «Мир» кинотеатрында 8 нче декабрь көнне 11:45 сәгатьтә күрсәтелә.

Режиссерлары: Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров

Җитештерү елы: 2018

Дәвамлылыгы: 121 мин.

Баш каһарман Әсфәндияр абыйсы Саматтан үзе мәчет салдырган авылга мулла булып кайту тәкъдимен ала. Яшь мулланың авылга килеп төшүе хәзерге татар авылының бик күп тирән борчуларын ачып сала. Әсфәндиярга әлеге вазгыятьне хак иман һәм үз холык ныклыгы ярдәмендә үзгәртергә туры киләчәк...
Кино белгечләре билгеләвенчә, «Мулла» фильмы Ислам кануннары һәм XXI гасырда төрле рухи һәм фикер мәдәниятләренең тәэсир итү сорауларын үз эченә ала. Әлеге лента кино фестивальләрендә берничә бүләк яуларга да өлгерде. Алар арасында «Алтын сармат арысланы» бар, әлеге бүләк – XI Халыкара «Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кино фестиваленең төп казанышы. Шулай ук фильм яулаган бүләкләр арасында Татарстан Республикасы Президентының «Кино сәнгате өлкәсендә күрсәтелгән гуманлылык» призы, XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» номинацияләре бар. Бүгенгә кадәр «Мулла» фильмын XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале дәвамында Казан шәһәрендә яшәүчеләр, Татарстан Республикасы көннәре барышында Кыргызстан кино сөючеләре, Чиләбе өлкәсендә узган «Рәсүл укулары» катнашучылары, XIV Халыкара «Евразия» кино фестивалендә Астана кунаклары карый алды.

Димәк, 8 нче декабрь 11:45 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында очрашканга кадәр!

Көтеп калабыз!

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий