«Мулла» Свердлау өлкәсендә зур кызыксыну уяткан

Свердлау өлкәсендә зур уңыш белән Татарстан киносы көннәре узды. Чара «Татаркино» мәдәният оешмасы һәм Свердлау өлкәсе мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Тамашачылар тарафыннан аеруча зур кызыксынуга «Мулла» фильмы ия булды. Режиссёр Рамил Фазлыев тарафыннан төшерелгән фильм мәшһүр татар драматургы Туфан ага Миңнуллинның соңгы әсәре исәпләнә.

Халыкара дәрәҗәдәге бүләкләр отарга өлгергән татар фильмына кызыксыну биниһая югары булды. Күрсәтүләрдән соң, фильмның сценарий авторы, продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин белән иҗади очрашу узды.

Күрсәтүләр Екатеринбург шәһәренең кино йортында, Свердлау өлкәсе Түбән Сәрге районы Әрәкәй авылы мәдәният үзәгендә һәм Красноуфимск шәһәренең мәдәният һәм ял үзәгендә оештырылды.
Шунысын да әйтергә кирәк: мондый тирән эчтәлекле фильмнар халыклар һәм илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлап, милләтара дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә.

Килгән тамашачы әлеге чаралар хакында түбәндәге фикердә:

- Мин мондый көчле һәм күңелгә үтеп керә торган фильм булыр дип уйламаган идем. Бу күрсәтүләргә эләгә алуыма чиксез шатмын. (Әгыйлә)

- Бу сурәтне изге кешеләр төшергәндер. Мондый фильмнар күбрәк булсын иде. Алар алдында даш иям... (Җәдидә апа, 78 яшь).

- «Мулла» фильмы өстендә эшләгән һәркемгә чиксез рәхмәт. Мин бүген монда татар телен белмәүдән бернинди кыенлык кичермәдем. Фильм күңелдән күңелләргә үтеп керү өчен төшерелгән. (Лилия)

- Барлык оештыручыларга безнең өчен мондый зур бәйрәм алып килгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә! Фильм өстендә эшләгән иҗат төркеменә аерым рәхмәтем. (Ураз)

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий