«Мулла» Татарстан буйлап сәяхәт итә

10 нчы октябрьдә Татарстан буйлап үзчыгарылышлы фильмнар арасында иң көтелгәне – «Мулла» күрсәтелә башлый. Фильм атаклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның иң соңгы әсәрләренең берсе – «Мулла» пьесасына нигезләнеп төшерелгән.

Төшерү эшләренең төп өлеше Татарстанның Әтнә районында башкарылган. «Мулла» – кино режиссёры Әмир Галиәскәровның тулы метрлы фильмнар жанрында тәүге эше. Икеләтелгән беренче чыгыш төшерүчеләр арасында урын ала, чөнки Әтнә драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев фильмда баш рольне башкара һәм режиссёр буларак чыгыш ясый. Фильмның бер күренеш ролен башкару өчен танылган актер Марат Бәшәров та чакырылган.

«Мулла» фильмы – гыйбрәтле тарих, чөнки анда авылның юкка чыга бару мәсьәләсе урын ала һәм авыл кешеләренең рухи кыйммәтләр дәрәҗәсе төшә баруын ачык сурәтли. «Мулла» – ул безнең тормыш һәм анда күп кешеләр үзләрен табачаклар,» – дип билгеләп узды фильмның башкарма продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин.

Кино белгечләре билгеләвенчә, «Мулла» фильмы Ислам кануннары һәм XXI гасырда төрле рухи һәм фикер мәдәниятләренең тәэсир итү сорауларын үз эченә ала. Әлеге лента кино фестивальләрендә берничә бүләк яуларга да өлгерде. Алар арасында «Алтын сармат арысланы» бар, әлеге бүләк – XI Халыкара «Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кино фестиваленең төп казанышы. Шулай ук фильм яулаган бүләкләр арасында Татарстан Республикасы Президентының «Кино сәнгате өлкәсендә күрсәтелгән гуманлылык» призы, XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» номинацияләре бар. Бүгенгә кадәр «Мулла» фильмын XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале дәвамында Казан шәһәрендә яшәүчеләр, Татарстан Республикасы көннәре барышында Кыргызстан кино сөючеләре, Чиләбе өлкәсендә узган «Рәсүл укулары» катнашучылары, XIV Халыкара «Евразия» кино фестивалендә Астана кунаклары карый алды.

Фестиваль сынауларын узганнан соң, 2018 нче елның 10 нчы октябреннән «Мулла» фильмы Татарстан Республикасының район үзәкләрендә күрсәтелә башлый.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәме белән төшерелгән. Шулай ук фильм төшерүдә үз ярдәмнәрен «АК БАРС» банкы җәмгыяте һәм «Илһам» милли мәдәниятне үстерү Фонды да күрсәткән.

Пресс-релиз
10 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий