«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты - Казанда!

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10 марттан 27 мартка кадәр узачак һәм Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрен колачлаячак.

наш Баннер Нуреев 2х3.jpg

23 марттан 27 мартка кадәр, Нуриев сезоннары проекты кысаларында, «Мир» кинотеатрында артист турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк, проектны оештыручылар, кинорежиссерлар, китап авторлары, Татарстанның иҗат әһелләре белән очрашулар узачак. Шулай ук ​​фестиваль барышында Рудольф Нуриевның киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотосурәтләре күргәзмәсе, балет биючеләрнең мастер-класслары, Нуриев турында китаплар презентациясен күрергә мөмкин булачак.

«Нуриев сезоннары»ның тантаналы ачылышы 23 мартта үтә, бу көнне тамашачыларга Италия кинематографистларының «Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» исемле ретро-премьерасы күрсәтеләчәк, анда Нуриев соңгы ролен башкарган.

Проект «Мәскәүнең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортостан - Италия» Бердәмлеге фонды, «Свой Почерк» кино компаниясе, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан тормышка ашырыла.

«Нуриев сезоннары» проекты чараларына керү бушлай.

«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» кинофестиваленең тулы программасы:

23 – 27 март


23 март

18:30 – Холлда фотокүргәзмә ачылышы;

19:00 – «Нуриев сезоннары»ның тантаналы ачылышы, оештыручы һәм кунакларның чыгышы;

19:15 – «Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» фильмының ретро-премьерасы / «Venezia, Сarnevale, Un amore»; 


24 март 16:00

«Рудольф Нуриев. Гыйсъянчы иблис»;


24 март 18:30

«Визит»;

«Рудольф Нуриев – нинди бар шундый»; 


25 март 10:00

«Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» / «Venezia, Сarnevale, Un amore»;


25 март 16:00

«Рудольф Нуриев. Әҗәл белән контракт»;

«Рудольф Нуриев. Кыргый даһи»;


26 март 10:00

«Рудольф Нуриев: Иреккә ашкынып бию» / «Rudolf Nureyev: Dance to Freedom»;


26 март 18:30

«Рудольф Нуриев. Гыйсъянчы иблис»; 


27 март 10:00

«Визит»;

«Рудольф Нуриев – нинди бар шундый»;  


27 март

18:30 – Проектның ябылу тантанасы;

«Рудольф Нуриев: Иреккә ашкынып бию» / «Rudolf Nureyev: Dance to Freedom».


Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий