«Панорама» кинофестивале: яңа старт

21 февральдә «Мир» кинотеатрында «Татаркино» дәүләт оешмасының үзенчәлекле проекты – Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама» кинофестиваленең беренче чарасы уза.

Чара Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесенең «Раифа Витязе» кадетлар корпусы һәм «Фарватер «78 нче лицей кадетлар берләшмәсе укучылары арасында брейн-ринг форматында узачак. Катнашучыларны төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белү буенча ярышлар көтә.

Шулай ук тамашачыларга режиссер Акаки Сахелашвили һәм Ся Хаоның «Как я стал русским» дигән комедиясе тәкъдим ителә.

Чарага керү ирекле.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий