Рамил Вәҗиев: «Бу спектакльнең ниндидер тылсымы бар»...

Казанда «Кино+Театр» акциясе тулы көченә дәвам итә. Тамашачылар якын иткән әлеге проект һәр якшәмбе «Мир» кинотеатрында бара. Казанлылар артистлар белән очрашуларны көтеп ала. 10 апрель көнне тамашачылар белән очрашуга Татарстанның атказанган артисты,театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Рамил Вәҗиев һәм Миләүшә Шәйхетдинова килде. Алар Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакле турында сорауларга җавап бирделәр.

Тамашачылар белән аралашканда Рамил Вәҗиев комедия әлеге турында үзенең фикерен җиткерде: «Бу спектакльнең ниндидер тылсымы бар. Беренчедән, Туфан абыйның гаҗәеп диалоглары, төпле фикере, аннан Сергей Скомороховның сценографиясе, Азат Хөсәенов тарафыннан язылган музыка, шулай ук Фәрит Бикчәнтәевның режиссурасы – болар бөтенесе бергә ниндидер әкияти могҗиза тудыра һәм тамашачы, үзе дә сизмәстән, анда барган вакыйгаларга ышана башлый. Безнең белән бергә моңлана, елый, көлә».

Әлеге музыкаль комедия беренче тапкыр 1995 елда Татар академия театрында куела, әсәрне Туфан Миңнуллин Марсель Сәлимҗановның эксперименталь курсын тәмамлаучылар өчен махсус яза, шул вакыттан ул татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. «Җанкисәккәем» әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара.

Комедияне Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучылары – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Фәнис ҖиһаншаРамил Вәҗиевлар белән куйган. Кайбер артистлар төрле сәбәпләр белән алышынып торса да, беренче көннән бирле уйнаган актерлар да бар.

«Кино+Театр» акциясенең чираттагы спектакле - «Әлдермештән Әлмәндәр» 17 апрель көнне 12 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 24 апрельдә «Шулай булды шул» спектакле «Кино+Театр» проектының апрель ае тамашалары сериясен йомгаклаячак. Бу – Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган һәм видео форматында мәңгеләштерелгән тагын бер спектакль.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий