Ринат Таҗетдинов: «Нишлисең, барлык теләкләр дә чынга ашмый»...

3 апрель көнне, «Кино+Театр» проекты кысаларында, казанлыларга Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» исемле лирик комедиясе тәкъдим ителде.

Проект март аенда старт алды һәм, бәхеткә, апрель аенда да тулы көченә дәвам итәчәк.

«Кино+Театр» акциясенең мөһим үзенчәлеге – иҗади очрашулар, Камал театры артистлары белән күрешеп аралашу мөмкинлеге. 3 апрель көнне тамашачыларга Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева белән очрашу бәхете елмайды.

Залдан: «Артист язмышы рольләрсез дә үтәргә мөмкин. Үкенеч булып калган рольләрегез бармы?» - дигән сорауга Равил Шәрәфиев болай дип җавап бирде: «Кайбер рольләргә, тыйнаклык күрсәтмичә, үзеңә сорап алып уйнарга кирәк булган икән. Картайгач уйлыйсың да, үз фикереңне җиткерә алган җитди әйберләр эшләнми калган кебек тоела. Андый үкенеч һәр артистта була торгандыр, бүген аларны искә алудан ни мәгънә? Бөтен рольне уйнап бетереп булмый».

Шулай да, тамашачылар төпченә торгач, ачылып китеп, Равил әфәнде үкенеч булып калган роле турында әйтеп узды: «Мисал өчен, Дон Кихотны уйный торган артистлар алар миллонга бер дә түгел. Аны уйный торган артистның психик халәте бөтенләй үзгә. Ул минем роль иде, әмма уйнарга насыйп булмады. Дон Кихотның кечкенә сыны өстәлемдә бер истәлек булып басып тора».

Ринат Таҗетдинов аның сүзләре белән килешүен белдерде: «Равил дөрес әйтте ул, бөтен теләгән рольләрне уйнап бетереп булмый. Мөмкин түгел. Нишлисең, барлык теләкләр дә чынга ашмый. Бер уйласаң, аның кайвакыт ашмавы да хуп: әллә уйный аласың, әллә юк дигәндәй».

«Кино плюс театр» акциясе дәвам итә. Спектакльләр расписаниесын һәм иҗади очрашуларга киләчәк артистлар турында тулырак мәгълүматны безнең сайттан күзәтеп барыгыз.

54f46f06-26d2-4b1f-a2f4-0873badc90d5.jpg
b423b9f1-caee-4490-b11a-db8e457c33be.jpg
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий